Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

“Африка” салаты рецепты

Сезгә җайлы гына салат рецепты тәкъдим итәбез

Салат өчен 250 гр тавык ите, 1 шт киви, 1 шт алма, 40 гр сыр, 2 пешкән йомырка, 70 гр кореяча кишер, тәменчә тоз һәм майонез кирәк була.  Тавык итенең яртысын пешереп, вак итеп турарга, тоз һәм борыч сибәргә.

Салатның беренче катламы итеп салырга һәм өстенә майонез сыларга. 
Кивины ярымбоҗралап кисәргә һәм тавык өстенә төзәргә. 

Йомырканы пешереп агы белән сарысын аерырга. Агын угычтан чыгарып, киви өстенә салырга. Майонез сыларга. 
Алманы угычтан чыгарып, йомырка өстенә салырга. 


Алма өстенә угычтан чыгарылган сырны салырга, майонез сыларга. 
Сыр өстенә туралган кореяча кишер салырга, майонез сыларга. 
Аның өстенә йомырка сарысын угычтан чыгарып саласы. Салатны киви белән бизәргә мөмкин. 
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев