Үз хокукларыңны белергә кирәк
Хәзерге дөньяда һәр кеше грамоталы кулланучы булырга, үз хокукларын яклый белергә тиеш. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, Александровка мәктәбе укучылары өчен мәгълүмат сәгате оештырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева “Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү” дигән 2025 ел девизы белән дәрес үткәрде.
Гадәти булмаган дәрестә укучылар Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең, 1992 елдан башлап, ел саен 15 мартта уздырылуын белделәр. Аларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закондагы төп төшенчәләр турында сөйләделәр, һәр кулланучының товар сыйфатына, иминлеккә, тулы мәгълүматка, зыянны каплау һәм судта яклау хокукына ия булуын аңлаттылар.
– Мәсәлән, әгәр дә сез телефоныгызны гарантияле ремонтка тапшырсагыз, ремонт 45 көннән дә артык дәвам итмәскә тиеш, – дип аңлатты Кадрия Галиева. – Эш практикасыннан чыгып шуны әйтәм: кешеләр озак итеп көтәргә гадәтләнгән бездә, гадәттә, бу өлкән буынга кагыла. Алар тыныч кына үзләренә шалтыратканнарын көтә. Ләкин 45, 60 көн, өч ай уза, ә аннары алар безгә яклау эзәп килә. Проблеманы ачыклый башлагач, ярты ел узганлыгы ачыклана, ә ул сатып алган телевизор яки суыткыч, яки башка әйбер һаман да ремонтланмаган. Шуңа күрә, әгәр сез мөрәҗәгать итеп, 45 көн узып та җавап юк икән, үз хокукларыгызны яклау өчен, судка мөрәҗәгать итә аласыз.
Кадрия Галиева шулай ук товарларны интернет аша сатып алу, сату, интернет аша сатып алган товарны кире кайтару һәм алыштыру турында да сөйләде.
– Бүгенге дәреснең максаты – укучыларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен арттыру, аларда кулланучы хокукларын мөстәкыйль яклый белү күнекмәләрен формалаштыру, – ди Кадрия Габдрахмановна.
Дәрестә викторина да үткәрелде, аның барышында укучылар сорауларга актив рәвештә җавап бирделәр һәм шундый нәтиҗә ясадылар: кулланучы үз хокукларын белергә тиеш һәм, язылган характеристикаларга туры килмәгән товар өчен зур суммалар түләмәс өчен, үз хокукларыңны белергә кирәк.
– Мондый дәресләр бик кирәкле дип саныйм. Кеше бала чактан ук сату-алу эшен аңларга, зур товарлар сатып алганда нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш, – ди Александровка мәктәбе укучысы Арина Джанкоросова. – Әгәр товар зурлыгы, фасоны яки төсе буенча туры килмәгән булса, аны кире кайтарып булуын һәркем белергә тиеш.
– Кулланучының хокуклары мин уйлаганга караганда күпкә күбрәк икәнен белдем, ягъни, әгәр товар безгә ниндидер сәбәпләр аркасында туры килмәгән булса, без сатып алган товарны кире кайтарырга хокуклы. Дарулар, эчке кием һәм тагын берничә төр товардан кала, барысын да кире кайтарып була икән, – ди Хөршидә Мирзоева, гаҗәпләнеп.
– Бик яхшы чара үткәрелде, әңгәмә кызыклы булды, бик мавыктыргыч һәм актуаль, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Александровка мәктәбе директоры Юлия Әхмәдиева. – Без, әлбәттә, мондый сорауларны җәмгыять белеме дәресендә дә карыйбыз, кулланучылар хокукларын яклау буенча шундый хокукый блок бар. Ләкин укытучыдан башка тагын кемнедер ишетү балаларга файдалы һәм кызыклы булгандыр, дип уйлыйм.
Дәрес барышында Юлия Олеговна кайчандыр үзе сыйфатсыз товар сатып алуы турында сөйләде. Законны һәм үз хокукларын белүе аңа бу хәлдән чыгарга ярдәм иткән.
– Күптән түгел мин көнкүреш техникасын гарантияле ремонтка тапшырдым, – дип сөйләде Юлия Әхмәдиева. – Закон буенча, үз техникамны ремонтлау вакытында шундый ук товардан файдаланырга хокукым барлыгын белә идем. Мин бу хакта сатучыга әйткәч, ул миңа шундый ук товардан вакытлыча файдалануны рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Мин кибетнең клиентлар ихтыяҗларына карата мондый мөнәсәбәте булуга бик гаҗәпләндем һәм канәгать калдым.
Дәрес азагында дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге белгече укучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат белән белешмәләр, шулай ук “Вестник потребителя Татарстана” газетасын өләште. Шулай ук ул укучыларның барлык сорауларына да җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев