Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үрдәккә охшаш бәрәңге

“Табигать могҗизасы” сәхифәсенә Баулыда яшәүче Гасыйма һәм Мәгъсүм Сәетовләр дә кушылды. Алар үзләренең бакчаларында үскән яшелчәнең фотосын түгел, ә үзен редакциягә алып кереп күрсәттеләр. Ветераннарның бакчасында быел гаҗәеп формада бәрәңге үскән.

– Яңа Баулы тирәсендә безнең кечкенә генә бакчабыз бар. Шунда дүрт- биш чиләк кенә бәрәңге чәчәбез. Быел яңгырсыз көнне туры китереп, бәрәңгене алып, саклауга да куйдык, – дип сөйләде Гасыйма апа. – Ел саен төрле формада үскән бәрәңгеләр очратабыз. Ә менә быел берсе очып китәргә җыенган үрдәкне хәтерләткән кебек. Икенче караганда, ташбакага да охшаган. Бу сорт бәрәңгене озак еллар утыртабыз, эре, яхшы була. Быелгы уңышка килгәндә, бәрәңге әйбәт, тик җыеп алырга көннәре бик юк. Юеш, пычрак. 
Гасыйма апа бәрәңгедән бик күп төрле ризыклар әзерләве хакында да сөйләде. Анысы инде башка сәхифәгә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев