Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Томбарлысы мәктәбе укучылары СВОга яшелчәләр җибәрәчәк

Мәктәп яны бакчасында эшләп ничәмә-ничә буын укучысы ныгып, эш рәтен өйрәнеп үсте. Андый практика бүгенге көндә дә дәвам итә. Татар Томбарлысы мәктәбе укучылары бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларга яшелчәләр үстереп әзерләп куйган. Алар аны үзләренең мәктәп яны бакчасында үстергәннәр.

Татар Томбарлысы мәктәбе укучылары ел саен биология һәм география фәннәре укытучысы Эмма Шәрәпова җитәкчелегендә мәктәп яны бакчасында төрледән-төрле яшелчә- җимешләр, төрле тәмләткечләр, чәчәкләр үстерәләр. Быел да бакча мәйданы буш тормаган. 

– Бакча эшләре буенча эш уку елының февраль аеннан ук башлана, – дип аңлатты Эмма Рафаиловна. – Безнең мәктәптә инде өч елдан артык агрокласс проекты эшли. Шулай итеп без укучылар белән кыш айларыннан ук орлыклар сайлап, туфракка утыртабыз. Аларның барысын да укучылар үзләре карап, күзәтеп торалар. Бакча эшләренә барлык сыйныфлар да җәлеп ителә. Кечкенә сыйныфларда бу эш күбрәк күзәтү, өйрәнүгә нигезләнә, ә урта һәм өлкән сыйныфлар бакчада эшлибез дә. Гадәттә, бу дәрес вакытында яки җәйге каникулның практика вакыты була. 

Укучылар көче белән мәктәп яны бакчасында бик күп чәчәкләр, кәбестә, кишер, кызыл чөгендер һәм бәрәңге үстерелгән.

– Укучы балаларга хезмәт тәрбиясе бик кирәк дип уйлыйм, – ди Эмма Шәрәпова. – Безнең укучылар бакчада эшләп өйрәнгән. Күбесе эшне үзләре белеп эшли. Алар мәктәп бакчасында да теләп эшлиләр.

– Безнең үзебезнең дә бакча зур, – ди тугызынчы сыйныф укучысы Алиса Абдулхакова. – Яшелчә-җимешләрне үстерү авыр түгел. Вакытында утап, су сибеп тору кирәк. Үзебез үстергән яшелчәләрне хәрбиләргә җибәрәчәкләрен ишеткәч, сөенеп куйдым. Чөнки кечкенә генә булса да, безнең дә өлеш керә. Анда бит кемнеңдер әтисе, улы, якын кешесе. Димәк, тырышуыбыз бушка булмады.

– Агроклассны әнием җитәкли. Мин аның белән гел бергә, – ди Элина Шәрәпова. – Бакчада эшләү авыр түгел, чөнки без анда класс белән чыгабыз бит. Утау, кишерләрне сирәкләү дә күңелле генә. Ә менә уңышын алу тагын да күңеллерәк булды. Безнең уртак хезмәтебез хәрбиләргә китәчәк. Бу горурлык та безнең өчен.

Укытучы сүзләренчә, хәрбиләр өчен алар бәрәңге, кишер, кызыл чөгердер һәм кәбестә әзерләп куйганнар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев