Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Томбарлысы авылы халкы бердәм ярдәм күрсәтә

Баулы районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә төрлечә ярдәм оештыра.

Шушы көннәрдә халык үз бакчаларында үскән яшелчә-җимешләрдән дә хәрбиләргә өлеш чыгарды. Әлеге изге эштән Татар Томбарлысы халкы да читтә калмый. 

Бүгенге көндә Татар Томбарлысы авыл җирлегеннән барлыгы алты ир-егет махсус хәрби операция зонасында. Авылдашлары аларга һәм аларның гаиләләренә һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора. 

– Сайлау көнне безнең мәдәният йортында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” – “СВОих не бросаем” изгелек, хәйрия акциясе оештырган идек. Шул көнне авыл халкы хәрбиләребез өчен зур финанс ярдәме җыярга булыштылар, – дип аңлатты Татар Томбарлысы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Миназова. – Җыелган акчаларга махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләребезгә кирәк-яраклар алып әзерләдек. 

Шушы көннәрдә авыл халкы көзге яшелчәләр уңышыннан да хәрбиләргә өлеш чыгарган. Аны җыюны авыл советы, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарган. Оештыручылар сүзләренчә, халык кишер, чөгендер, кәбестә һәм бәрәңге биргән.

– Егетләребез берүк исән-сау гына кайтсыннар, бөтен кирәк-яракларны җыеп җибәреп торабыз, – ди гомере буе фельдшер –акушерлык пунктында эшләгән Зәлинә апа Асылова. – Без туплап озаткан ризыклар аларга барып ирешсә иде дип телибез.

– Салкыннар башланганчы җыеп илткәч яхшы инде. Ризык булсын, – дип авылдашының сүзләренә кушылды Ләйлә Асылгәрәева да. – Солдатларның барысы да сау-сәламәт гаиләләренә кайтсын да, илләребездә тынычлык урнашсын иде. Менә шул теләкләр белән хәер булсын диеп кушылабыз. 

Шул ук изге теләкләрне Татар Томбарлысы авылында яшәүче Айдар Миннеәхмәтов та кабатлады.

Ярдәм җыюдан бер кеше дә читтә калмый. Авыл кешеләре ризык кына түгел, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары, хәтта матрас, мендәрләргә кадәр җыеп китерә. 

– Нәрсә кирәк диеп телефон аша авыл чатында хәбәр итсәк тә, авылыбыз халкы битараф калмый. Килеп алырга кушалар яки үзләре китереп үк бирәләр, – ди авыл җирлеге башлыгы Айгөл Миназова. – Халык теләп, кызганмыйча булышырга тырыша. Бәрәңге җыюны да шулкадәр оешкан төстә башкардык. Машина арбасы тулу сәбәпле, кайбер кешеләрдән әле тутырып куйган бәрәңге һәм башка яшелчәләрне барып алырга мөмкинчелек тә булмады. Авылдашларга рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев