Татар Ташлысы авылында кул эшләрен яңарттылар
Районның кечкенә генә авылларындагы клубларның да ишекләре халык өчен һәрвакыт ачык. Шуның бер мисалы – Татар Ташлысы авылы клубы һәм китапханәсе. Биредә яшьләр күп булмаса да, өлкән яшьтәге апалар да күңелсезләнеп утырмыйлар. Шушы көннәрдә алар “Утырыйк әле бүген кич” диеп исемләнгән фольклор чарага җыелдылар.
Өлкән апалар, ханымнар бергә җыелган кичәдә берничек тә күңелсез була алмый. Бу юлы да алар кул эшләрен алып түгәрәк өстәл артына утырдылар.
– Чараларны төрлечә итеп оештырырга мөмкин. Бүген без 60-70нче елларда бик киң таралган шөгыль – вак-төяк материаллардан аяк астына җәеп куяр өчен кечкенә келәмнәр үрүне искә төшердек, – дип сөйләде чараны оештыручы Гөлнур Шәрифуллина. – Апаларыбыз башка төрле кул эшләрен дә алып килгәннәр иде. Апаларга мондый очрашулар бик ошый, алар теләп киләләр.
– Оныкларыма да кул эшләрен өйрәтеп калдырарга тырышам. Күреп, белеп калсыннар, – ди өлкән яшьтәге Кәндия апа Шәрифуллина. – Бүген мин кич утырганда йон эрләргә уйладым. Элек яшь чакта да шундый кич утырулар була иде. Күңелле очрашу, хәл белешү дә, эш тә эшләнә.
Татар Ташлысы авылында узган кич утыру вакытында апалар рәхәтләнеп кул эше дә эшләделәр, аралашып, сөйләшеп утырырга да җай булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев