Татар Кандызында урамнарда чүп үләннәрен чаптылар
Ел әйләнәсе авыл җирлекләрендә дә урамнарны чиста тоту буенча гаять зур хезмәт башкарыла. Гадәттә, андый эшләргә мәктәп, авыл советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре алына. Бүген Татар Кандызы авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре хуҗасыз калган йортлар, урамнар, буш участокларда үскән чүп үләннәрен чабу һәм җыю буенча эш башкарганнар.
– Безнең Татар Кандызы авылында да чистарту, җыештыру буенча өмәләр һәм эшләр башкарылып тора. Авылда 80гә якын хуҗасыз һәм буш участоклар бар, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин. – Авылыбызның урамнары чиста булсын, куркынычсызлык таләпләре үтәлсен өчен дә башкарылган эшләребез бихисап. Хуҗасыз йортлар яки бу урыннарда үскән чүп үләннәре көз көне кибә, янгын чыгу куркынычын арттыра. Җәйге чорда да чүп үләннәре авылны бизәми. Чиста булса, үзебезгә дә күңелле.
Фото: Татар Кандызы мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев