Татар Кандызында уңган-булган әниләр ярышты
Татар Кандызы мәктәбендә күп еллар буена инде матур традициягә әйләнгән “Ягез әле, кызлар!” конкурсы үткәрелде. Ул быел “Гаилә елы – 2024” кысаларында оештырылды. Ярышта өч команда катнашты.
Быелгы бәйрәм чарасы катнашучыларның күплеге белән аерылып торды. Ике командада сигезәр укучы кыз бала, өченче командада унбер әни катнашты.
– Бәйрәмгә әзерлек дәрестән тыш вакытта атна буена барды. Катнашучылар үз командаларына исем, девиз сайладылар. Биюләр өйрәнделәр. Язгы букетлар, котлау открыткалары ясады, – дип сөйләде Татар Кандызы мәктәбе укытучысы Раушания Хәлиуллина. – Әниләр дә, укучы кызлар да әниләр турында матур җырлар, шигырьләр ятладылар. Бишек җырларын өйрәнделәр.
Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Вагизова матур итеп алып барды. Табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр катнашучыларның күңеленә бик ошады.
Уен-ярыш өч сәгать дәвамында барды. Хатын-кызның уңганлыгы аның җитезлегендә дә чагыла. Катнашучылар татар халык ашларын да пешереп алып килгәннәр иде. Аларны ничек әзерләү серләрен дә чиштеләр. Бәрәңге чистарту һәм вак итеп турау, камыр басып токмач җәю һәм кисү, киемгә сәдәф тагу, йомгак урау кебек көнкүреш эшләрен дә җитез һәм төгәл башкардылар.
– Менә үзебез дә бер мизгелгә генә балачакка, мәктәп елларына кайткан төсле булдык. Безне шулай вакыт табып оештырганыгыз, матур бәйрәмнәр үткәрүегез өчен бик рәхмәт. Үзебезнең балалар белән ярышып рәхәтләнеп җырладык, биедек, күңел ачтык. Киң күңелләрегез өчен мең рәхмәт сезгә, – диләр әниләр бертавыштан.
– Кызларыбыз безгә карап тагын да тырыштылар, берүк биремнәрне эшләдек бит, бергә булуыбыз аларга көч һәм ярдәм биреп торды” – ди Вәлия Абзалова.
– Мин үзем рус милләтеннән, тормыш иптәшем татар. Татар милләтенең гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре миңа нык ошый. Бик теләп өйрәндем. Дүрт улым да шушы мәктәптә белем һәм тәрбия ала. Мин бик канәгать– дип сөйләде Светлана Мавлимшина.
– Уеннарда жюри әгъзаларына да җиңел түгел. Чөнки һәр катнашучы ныклы әзерлек белән килгән иде. Бүген бәйрәмдә жюри әгъзалары – Илшат Хәлиуллин, Фаат Ганеев, махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашыбыз Борис Круглов, Рәзимә Хөсәенова чыгышларны җентекләп карап, бәя бирделәр, – дип сөйләде Раушания Хәлиуллина. – Алар һәр катнашучының эшенә баллар куеп шундый нәтиҗә чыгарды: әниләр командасы- Гран-при, 43әр балл җыйган кызлар командалары – 1нче урыннарга лаек булдылар. Шулай итеп дуслык, татулак белән һәр команда да матур нәтиҗәләргә иреште.
Оештыручылар сүзләренчә, соңыннан мул табын артында бәлеш белән белән сыйлану һәм чәй эчү оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев