Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызында иң күп китап укучы гаилә бар

“Гаилә елы” кысаларында Баулы районында төрле чаралар старт алды. Шул уңайдан Татар Кандызы мәктәбендә “Әти, әни һәм мин-китап укучы гаилә” дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Ярышта дүрт гаилә катнашты.

Гаилә елы уңаеннан оештырылган чарага күпбалалы Мавлимшиннар, Муллаяновлар, Закировлар, Шәрифуллиннарның гаиләләре килде. Бәйгенең беренче өлешендә әти-әниләрне мәктәп китапханәсе белән таныштыру, иң күп китап укучы балаларны тәбрикләү булды.
Икенче өлештә  гаиләләр көч сынашты. Алар “китапханә” сүзендәге хәрефләрдән сүзләр җыйдылар, татар һәм рус язучылары әсәрләреннән алып укылган өзектән әсәр исемен танып әйттеләр, рәсемнәрдән әкият геройларын карап белделәр, шигырьләргә ясалган рәсем буенча шигырьне яттан сөйләделәр, китап турында мәкаль һәм әйтемнәрнең  дәвамын дөрес итеп әйтеп бетерделәр, сәнгать  музеендагы иллюстрацияләрне карап, әдәби әсәрне атадылар. Бәйгенең иң җанлы өлеше – китаплар  буенча әдәби викторина, гаилә белән күмәкләшеп уку техникасы һәм тизлеккә китап уку булды. Шулай ук  “китап докторлары” уены һәр катнашучы күңеленә хуш килде.  
– Китап сөюче гаиләләр арасыннан беренче урынны – Муллаяновлар, икенче урыннны – күпбалалы Мавлимшиннар, өченче урынны – Шарифуллиннар һәм Закировлар яулады, – дип хәбәр итте укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары, татар һәм рус теле укытучысы Раушания Хәлиуллина. – Бәйге тәмам булгач, татлы ризыклар белән чәй эчү оештырылды. Гаилә бәйрәме бик күңелле узды. 
– Мондый бәйрәмнәр ата-аналарны да, укучы балаларны да берләштерә, – дип сөйләделәр бер тавыштан ата-аналар. – Мәктәптә төрле кызыклы чаралар оештырып торган укытучыларга рәхмәт.
 

Фото: Раушания Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев