Татар Кандызы мәдәният хезмәткәрләре елга ярын чистартты
Баулы районында Татар Кандызы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре беренчеләрдән булып, «Чиста яр» акциясенә кушылдылар. «Чиста яр» акциясе елга ярларын чүп-чардан чистарту гына түгел, ә яшь буында экологик культура тәрбияләүне күз уңында тота.
– Бүген без Кызыл Чишмә дигән урынны чүп-чардан, көздән калган вак-төяк агачлардан, кипкән үләннәрдән чистарттык, – дип хәбәр итте Татар Кандызы мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәенов. – Үзебезнең гамәлебез белән Татар Кандызы авылында яшәүчеләрнең игътибарын экологиягә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә чакырабыз һәм аларны да өмәләргә җәлеп итү максатыннан оештырабыз. Бүгенге көндә кешеләр гаебе белән елгаларда су эчәргә яраксызга әверелә яки бөтенләй юкка чыга. Елга буйларында хәтта су коену куркыныч, чөнки ярларда чүп-чар һәм чүплекләр барлыкка килгән. Ә бит һәрберебез суның тормыш чыганагы булуын беләбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев