Татар Кандызы ата-аналары имтихан бирде
Татар Кандызы мәктәбенең югары сыйныф укучылары һәм әти-әниләре өчен рус теле һәм татар теленнән сынап карау бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) үткәрелде. Әлеге чара быел игълан ителгән Гаилә елы кысаларында булды.
Гаиләдә укучы булган ата-аналар кулларыннан килгәнчә, балага ярдәм итәргә тырышалар. Укучыларны ни дәрәҗәдә сынау көткәнен белер өчен алар үзләре дә имтихан таләпләрен үтеп карыйлар.
– Әти- әниләр өчен имтихан тотып карауның максаты – әти-әниләрне БДИ үткәрү шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру, психологик яктан әзерлек булдыру, – дип аңлатты укытучы Раушания Хәлиуллина. – Имтиханга килгән һәр ата-ана да имтихан шартларына туры китереп “металлэзләгеч” аша үттеләр. Бүлмәләргә кергәч бланк тутыру оештырылды. Контроль үлчәү материаллары таратылды. Әти-әниләр һәм укучылар ике төркемгә бүленгән иде, рус теле һәм татар теле бирүчеләр. Беренче эш итеп кыскартылган инша язу үткәрелде. Аудиоязманы ике кабат тыңлагач, һәркем тырышып эшкә бирелде. Тест өлешләрен дә, сочинение өлешләрен дә бар көчләрен биреп бик җентекләп башкардылар.
– Тиздән балаларыбыз имтихан бирәчәк, менә алар үтәсе юлны шәхсән үзебез эшләп карагач, авырлыгын да үз иңнәребездә тойдык, – диләр әти- әниләр бертавыштан.
Кайбер ата-аналар сүзләренчә, алар мәктәп еллларын да искә төшергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев