Сугышчы: “Тиздән кайтачагыбызга ышанам, җиңү безнең белән булачак!”
“Чегән” кушаматлы якташыбызның контракт килешүе төзүенә төгәл бер ел узган. Махсус хәрби операция зонасында штурмлаучы сапёр булып хезмәт иткән сугышчы шушы көннәрдә ялга кайткан.
Баулылы контракт килешүенә кул куяр алдыннан озак уйлап тормаган, тәвәккәл адым ясаган. Чөнки бертуган абыйсы мобилизация белән беренче көннәрдән үк махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт үтә.
– Өч ай буе уйлап йөрдем дә, контракт төзедем. Әни каршы килмәде. Әтиебез безнең мондый адымга баруга горурланып куйды, чөнки бөтен кешенең дә моңа батырлыгы җитми. Абый да шунда булгач, нишләп мин монда булыйм инде. Себергә йөреп эшли идем. Уйладым да үз теләгем белән контракт буенча киттем. Абый 2022 елда октябрьдә мобилизация буенча китте. Ул да, мин дә башта Казанда укулар үттек. Аннары мин Тоцкийда укулар үттем, сапер эшенә өйрәттеләр. Аннары Рубеж дигән шәһәргә эләктем. Абый белән күрешкән юк, араларыбыз ерак.
Баулы хәрбие, махсус операциягә китеп, беренче тапкыр кайнар ноктага керүен дә яхшы хәтерли. Ул көнне егет хәрби дусларын югалткан.
– Штурмга беренче тапкыр гыйнварда кердек. Урман алдын һәм Ямполовка дигән урынны алырга дигән приказ булды. Башта керә алмадык. Каршы тордылар, алар да нык, безнең дә бирешәсе килмәде. Шунда бик якын иптәшемне югалттым. Снаряд кыйпылчыгы эләкте аңа. Рация белән эвакуация төркемен чакырдык, алып киттеләр. Кузбасстан иде ул егет. Яшь кенә булса да, бик тәҗрибәле, яхшы күңелле, ярдәмчел иде. Безне дә бик күп әйберләргә өйрәтте. Нинди миналар булганын күрсәтеп аңлатты, ничек эшләргә, сакланырга икәнен аңлата иде һәрвакыт. Аны алып китү белән, тагын бер снаряд килеп төште. Мин үзем дә шунда контузия алдым. Штурмда ике атна булдык. Алар да көчле, без дә бирешмәдек. Ә март аенда разминированиега бардык. Штурм бригадасы билгеләнгән “нокталарны” ала алсын өчен, “коридор” ачтык. Анда тиз булды, оста эшләдек.
Хәрби сүзләренчә, дәүләт тарафыннан билгеләнгән тиешле барлык түләүләр дә вакытында килеп тора. Бу яктан ул канәгать.
Тулырак язманы «Хезмәткә дан» газетасы битләрендә укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев