Сөркәләр тынычлык ярата
Баулы районындагы тау битләрендә меңләгән дала сөркәләре (суроклар) яки байбаклар яши. Татар Томбарлы авылы янындагы тау да аларның яраткан тору урыннары. Кышкы озын йокыларыннан соң сурокларның кояш нурларында ләззәтләнгәнен, берсен берсе куышып уйнаганнарын шул тирәдән узып йөрүчеләр еш күрәләр.
Кайчандыр бу сирәк очрый торган хайваннар 1995 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән булган. Аларның саны тиз үсүе сәбәпле, суроклар әлеге китаптан тиз чыгарылган. Безнең республикада сурокларны ясалма күчереп урнаштыру буенча эшләр алып барылган. Әлеге эш уңай нәтиҗәләр биргән: Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында байбакларның яңа колонияләре барлыкка килде.
– Безнең районда 1100гә якын сурок бар, Поповка аучылык хуҗалыгында 600 җәнлек исәпләнә. Бу шәхси хуҗалык, ел саен аннан 100-150ләп җәнлек алына, чөнки аларның саны җитәрлек. Аларны аулау әлегә ачык, – дип сөйләде ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Азат Миназов. – Тау итәгендә 15ләп зур колония бар, алар колонияләр булып яшиләр. Тауда көтүлекләр йөргән урыннарны яшәү урыны итеп сайлыйлар алар. Чөнки суроклар биек булып үсүче үләннәрдән куркалар дигән фикер бар. Алар яшәгән урында биек үлән аркасында алар ояларына якынлашучы кешене, этләрне, төлкеләрне күрмиләр. Шуңа күрә дә үлән биек үсмәгән урыннарны үз итәләр.
Азат Миназов сүзләренчә, алар бурсыклар кебек үк кышкы йокыга талалар, алты айга якын йоклыйлар. Җылы вакытларда алты ай гына уяу. Гадәттә суроклар көндез генә актив булалар, кичен алар иртә йокларга яталар, ә иртән таңнан ук торалар. Сентябрь ахырында тагын кышкы йокыга талалар. Алар җыйган май алты ай дәвамында аларны җир астында тукландырып тора. Бу яктан алар аюларга да охшаш.
– Суроклар кешеләргә беркайчан да үзләре һөҗүм итмиләр. Кинәт куркытмаган очракта аларга якын да килергә мөмкин, – ди белгеч. – Әгәр кинәт куркыталар яки аткан тавышлар ишетәләр икән, әлбәттә, алар качарга тырышалар. Бер сүз белән әйткәндә, алар тынычлык сөюче җәнлекләр.
Белгечләр әйтүенчә, сурокларга тирә-яктагы тавыш һәм ыгы-зыгы ошамый, шуңа күрә алар тыныч урыннарны сайлыйлар. Сурокларның үзләренә генә хас махсус сызгыру тавышы бар, бу аларга бер-берсе белән аралашырга, куркыныч булганын хәбәр бирүдә ярдәм итә.
Фото; Булат Минәҗев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев