Шифалы чәй – тәнгә сихәт, җанга дәва
Баулы ягы урманнары, таулары, болыннары матурлык белән генә түгел, ә шифалы үләннәре белән дә дан казана. Җыеп куллана белгән кеше өчен табигать байлыклары әйтеп бетергесез хәзинә, шифа бирә. Менә шул байлыкларны күрә белүче, җыеп башкалар белән бүлешүче, хәтта күпләп махсус операция зонасындагы хәрбиләргә дә “Баулы чәе” ясап озатучы олы йөрәкле апалар бар.
Баулыда гомер итүче ветеран укытучы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы Әнисә Биктимерованы якташларыбыз шифалы үләннәрдән ферментлаштырып чәйләр ясаучы буларак та яхшы беләләр.
– Әнисә апабыз безне дә шифалы үләннәрдән чәй әзерләргә өйрәтә, – дип сөйләде Баулы районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Римма Яруллина. – Ул безгә, бигрәк тә яшьләргә осталык дәресләрен дә бик теләп уздыра. Без аның дистәләгән төр үләннәр җыеп, шифалы чәйләр, дару үләннәре кулланганын беләбез.
– Берничә төрле чәй составы хакында сөйлим. Ул чәйләр 14-15 төрле шифалы үләннәрдән эшләнә, – дип аңлатып үтте Әнисә апа. – Мәсәлән, минем иң яратканым – «Баулы чәе». Бу чәйнең составында бары тик Баулы тавында гына үскән үләннәр. Әлеге чәйгә мәтрүшкә, сары мәтрүшкә (зверобой), мята, кипкән балан җимеше һәм миләш, чабыр үләне, кура җиләге, чия, карлыган, алма, бака үләне яфраклары, кипкән җир җиләге һәм аның яфрагы, сырганак, дүләнә (боярышник), күпъеллык иссоп үләннәре салына. Шулай ук үзем һәм инде күпләр яратып өлгергән “Туган як чәе” бик үзенчәлекле. Әлеге чәйнең составы бер- беренә туры килгән, тәме буенча да, төсе буенча да тәңгәл килгән үләннәрдән эшләнә. Чәйләр составында үләннәрнең яфраклары, җимешләре генә түгел, хәтта тамырлары да булырга мөмкин.
Әнисә апа сүзләренчә, шифалы үләннәренең өлгерү вакытлары төрле булганлыктан, җыю вакытлары да төрле.
– Үләннәрнең кайсын ферментлаштырып, кайсын күләгәле урында киптереп җәй буена җыярга кирәк, – ди ул.
Әнисә апа үзен табигать кызы дип атый. Чөнки ул татар Кандызы авылында туган. Әтисе гомере буе урманда умартачылыкта эшләгән. Әнисә апа да кечкенәдән үк әтисенә ияреп умартачылыкка йөргән.
– Урманны бик яратам. Әтигә ияреп бара идем дә, урманнан кайтасы килмичә, хәтта качып калган чакларым да булды, –дип сөйли ул. – Кечкенәдән үк шифалы үләннәрнең үзенчәлеген, кулланылышын, дәвалау үзлекләрен яхшы белә идем.
Урманда, болын-кырларда үскән шифалы үләннәрдән тыш, башка үсемлекләрнең дә яфраклары, чәчәкләре әйтеп бетергесез дәвалау үзлегенә ия. Мәсәлән, көнбагыш чәчәгенең сары таҗлары. Мин аны да күп итеп җыеп калам. Ул бөерләр авыртканда, бигрәк тә ир-атларга бәвел юлларын чистарту өчен файдаланганда яхшы. Аннары гади роза чәчәкләренең таҗлары, каенның яңа гына яфрак ярган мәлендәге яшь яфраклары...гомумән алып әйткәндә, безнең әйләнә- тирәбез тулы шифалы, файдалы үләннәр үсә.
– Без үзебезнең районның барлык “Ак калфак” кызлары да бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә шундый чәйләр ясап, аларны вак пакетларга тутырып күчтәнәч итеп тә берничә тапкыр җибәрдек, – ди Әнисә апа Биктимерова. – Егетләребез туган яктан җыелган үләннәрдән чәй эчеп, тәннәренә сихәт, җаннарына дәва алсыннар. Бу чәйләр составында салкын тиюга каршы торучы үләннәр дә, иммунитетны күтәрүче үләннәр дә байтак. Аның зыяны юк.
Татар Томбарлы авылында гомер итүче Венера Гыйләҗева да күп еллар дару һәм шифалы үләннәр җыю, алар ярдәмендә дәвалау белән шөгыльләнә.
– Безнең Венера апа төрле дару һәм чәй үләннәре җыю белән гомере буе шөгыльләнә дисәк тә ялгыш булмас, – ди авылдашы хакында Эльвира Әхмәтҗанова. – Нинди генә үләннәр җыеп киптерми ул...Һәрбер үләннең нәрсәгә файдасы булганын да сөйләп, тәфсилләп аңлатып бирә.Үзенең белгәннәрен безнең белән дә уртаклаша, файдалы киңәшләрен бирә. Үлән чәен кайнату, ясау – үзе бер дөнья, ул хушбуй ясаучылар иҗатына тиң. Аның үзенә генә хас нечкәлекләре, кагыйдәләре бихисап.
Баулыда яшәүче үлән чәйләре ясаучылар арасында Нәзирә Фәритова да бар. Ул да үләннәрне һәм чәчәкләрне җыеп, шифалы чәйне ферментлаштырып, борынгыча итеп ясый белә. Ул үз гаиләсенә ел буена җитәрлек тәмле чәйләрне әзерләп куя икән.
– Чия, карлыган, алма, кура җиләге, миләш яфрагы, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, клевер, җиләк яфрагы, чабыр (чабрец) кебек үләннәрне ферментлаштырып эшлим. – дип сөйли ул. – Беренче составны унбишенче майдан җыеп ферментлаштырам. Бу вакытта алма, шомырт, карлыган, чия һәм башка хуш исле җимеш чәчәкләрен җыярга кирәк. Бу составны ферментлаштыргач алдагы елда киптерелгән юкә, мәтрүшкә чәчәген, гөлҗимеш һәм дүләнә (боярышник) кушарга кирәк. Ә икенче этапта чәйгә составны җәй уртасыннан августка кадәр җыярга кирәк. Мондый чәйләрне бер тапкыр эчеп карасаң, кибеттән алган чәйләрне эчәсе дә килми инде. Аның хуш исе бөтен өйгә тарала! Бу үлән һәм җимеш чәйләре кәефләрне күтәрә, яшәү көчен арттыра.
Озак еллар укытучы булып эшләгән баулылы Әнисә Галееваның да кулыннан килмәгән эше юк. Ул кура җиләге яфрагыннан ферментлаштылырылган “Сәламәтлек чәе” ясый.
– Ул чәйнен тәмен бернинди чәй белән дә чагыштырып булмый. “Сәламәтлек чәе” дип атыйбыз без аны, – ди Әнисә ханым. – Ул бик күп чирләрдән дәва була ала. Профилактика өчен, чирләрне булдырмас өчен дә алыштыргысыз чара булып кулланыла. Кура җиләге яфрагын кояшлы, коры көндә җыярга кирәк. Аны чәй ясар өчен җәй азагына кадәр җыярга мөмкин. Җыеп, юып чистарткач, полиэтилен капчыкка салып туңдыргачка куясы. Кичтән куйсаң, иртәнгә ул инде яхшылап туңа. Туңган яфракларны изгәләп, фарфор савытта өстенә авырлык куеп өй температурасында калдырырга. Дүрт- биш сәгатьтән соң ул бик тәмле исен чыгара башлый. Шуннан соң аны җылымса мичтә, духовкада киптерергә кирәк.
Әнисә Галеева шифалы үләннәр турында үзенең фикерләрен шигырь юлларына да салган:
Гомер буе тәмләп эчтек
Цейлон һәм Һинд чәйләрен.
Җиләк, мәтрүшкәләр кушып
Файдаландык җәйләрен!
Ә ник әле ясамаска
Үзебезнең чәйләрне?
Урман-кырлар чәчәккә бай,
Файдалы үләннәре.
ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев