Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пионерия көнне – өмәгә

Пионерга керүгә ирешкән, аның белән горурланучылар өчен 19 май көне һаман да Пионерия көне булып кала. Татар Томбарлысы авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре дә нәкъ шундыйлардан.

Томбарлылар Пионерия көнен авылның Карамалы чишмәсе буенда өмә белән билгеләп үттеләр.

– Пионерия көнен билгеләп үтми ярамый, – дип сөйләде китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова. ­– Пионер булган вакытлар – ул безнең балачакның, мәктәп елларының онытылмас тарихы булып калган. Пионерга кабул ителгән һәр класс Карамалы чишмәсе буена килә иде. Бу безнең авылыбызның матур традициясе. Без җиде генә бөртек укучы идек. Пионер статусы алгач, шулай ук чишмә буена төшкәнебез хәтердә матур булып калды. Учак яктык, ашлар пешердек, чәй кайнаттык. Шул арада чишмә буен, яр тирәләрен чистарту, җыештыру буенча өмә дә ясый идек. Укытучыларыбыз төрле хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары уйлап табып, безнең бу вакытны күңелле итеп оештыра, бәйрәмгә әверелдерә беләләр иде. Менә шул вакыйгалар ничек инде күңелдән җуелсын? Ел саен шулай чишмә буена төшәбез. Быел да без кып-кызыл галстукларыбызны бәйләдек, пионер значокларыбызны тактык. Әлеге атрибутлар бәйрәм кәефе өсти.

Өмә барышында чишмә буендагы чүп-чар җыелган, кипкән үләннәрне тырмап җыештырганнар, су юлында тыгылып калган агач ботакларын чистартканнар.

Фото: Эльвира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев