Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Маллар сәламәт булсын яки тимрәүне булдырмау һәм аннан котылу чаралары

Мөгезле эре терлекләрдә иң еш очрый торган авыруларның берсе – тимрәү (лишай). Ул хайваннарның тышкы кыяфәтен дә боза, аларның җитештерүчәнлегенә дә тәэсир итә. Мөгезле эре терлекләрдә, бигрәк тә яшь малларда лишайны ничек һәм нинди ысуллар белән дәваларга? Бу хакта баш ветеринар табиб, Баулы районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илшат Гаязов сөйләде.

– Мөгезле эре терлектә очрый торган лишай – йогышлы авыру, аны ике төр патоген гөмбәләр китереп чыгара: микроспорум һәм трихофитон. Терлекләрдә еш кына трихофития (кыркучы тимрәү), ягъни стригущий лишай очрый, ул дерматит рәвешендә була. Тиренең аерым-аерым урыннарына зыян килә, кычыту белән бергә, авыру йоктырган хайван үзен уңайсызрак тота башлый. Беренчел зарарлану шартлы рәвештә авыру китереп чыгаручы микрофлора, мәсәлән, стафилококк микрофлорасы белән тиз орлыклана. Авыру малларны дәвалауга кичекмәстән керешергә кирәк, чөнки авыру тудыручы гөмбәчекләр тән буйлап тиз тарала һәм башка авыл хуҗалыгы терлекләре өчен генә түгел, ә кеше өчен дә куркыныч тудыра башлый.

Авыру малларда берничә төрле билге сизелә башлый. Аны гади күз белән карап та билгеләргә була.
–     Авыруның инкубация чоры 5-25 тәүлек дәвам итә. Трихофитиягә өлкән маллар да, яшь бозаулар да дучар була. Бозаулар авыруны авыррак кичерә: аларда үсеш тоткарлануы күзәтелә, хайваннар масса җыюдан туктый, нерв системасы эшчәнлегендә өзеклекләр барлыкка килә. Савым сыерлары ярсучанга әверелә, аларның җитештерүчәнлеге шактый кими, алопеция яки йоны коелу, урын-урын булып, әкренләп бөтен гәүдә буйлап тарала, маллар шәрәләнә.
Тимрәүне булдырмас өчен нинди препаратлар кулланырга? Халык медицинасын кулланып лишайдан котылып буламы? Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасында укырга мөмкин.

Автор фотосурәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев