Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчеткә йөрүче абыстайлар да мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итәләр

Баулы районында мобилизацияләнгән солдатларга төрлечә ярдәм итү чаралары дәвам итә.

Бүген шәһәрнең үзәк “Гали” мәчетендә дә шундый өмә оештырылды. Мәчеткә йөрүче абыстайлар һәм туташлар йон оекбашлар бәйләде.

Шәһәр һәм район күләмендә барган һәр эш-өмәләрдән мәчеткә йөрүче абыстайлар да калышмый. Мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм йөзеннән алар җылы оекбашлар бәйләүне дәвам итәләр.

– Бүген гел оекбашлар гына бәйләдек. Хәзер җылы йон оекбашлар кирәгрәктер. Салкыннар башланды, – ди Гөлсорур абыстай Гафурова. – Кемдер бәйли башлаган кул эшен алып килеп дәвам итте, кемдер монда килгәч кенә бәйли башлады. Инде берничәшәр пар оекбаш, бияләйләр бәйләп алып килүчеләр дә шактый. Аллаһы Тәгалә риза булып кабул итсен, йон җепләрен бүгенге өмәгә үзем сатып алып килдем.

Гөлсорур Гафурова сүзләренчә, алар үз гаиләләре белән солдатлар өчен төрле кирәк-яраклар алырга 25 мең сум акча һәм 34 пар термокиемнәр алып тапшырган.

Өмәне оештыручылар сүзләренчә, әлеге изге эш дәвам итәчәк. Бәйләнгән әйберләрне ханымнар китереп тапшыра торалар.

 

Фото: Әнвәр Хәмитов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев