Кырларда кар күп булу файдалымы, зыянлымы? Баулы белгечләре фикере
Быел кар узган елларга караганда күбрәк яуды. Басуларда карның күплеге авыл хуҗалыгы культураларына да тәэсир итә. Бу хакта без “Россельхозцентр”ның Татарстан филиалы Баулы районы бүлеге җитәкчесе, озак еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләгән Наил Галиуллиннан белештек.
– “Россельхозцентр”ның Баулы бүлеге көзге бөртекле культуралар, көзге бодай, арыш, тритикале торышына даими рәвештә мониторинг үткәреп тора, – дип хәбәр итте безгә “Россельхозцентр”ның Татарстан филиалы Баулы районы бүлеге җитәкчесе Наил Галиуллин. – 25 гыйнварга булган мәгълүмат буенча, кар катламы уртача 25-42 сантиметр тәшкил итә. Туфракның туң катламы – 2,5-5,2 сантиметр. Үсемлекләрнең куакланып яисә тармакланып киткән өлешендә туфрак температурасы -6, -8 градус тәшкил итә. Көзге бодай өчен -18, арыш өчен -23 градус критик температура булып тора.
Наил Галиуллин сүзләренчә, культураларның көздән тармакланган өлешендә 30 берәмлеккә кадәр, ягъни җитәрлек күләмдә шикәр тупланган. Бу күзәнәкләрне салкын һава торышында туңудан һәм өзелүдән саклый. Кышлау гына түгел, язга таба да үсемлекләргә куркыныч яный. Яз җиткән вакытта карның калын катламы астында үсемлекләр көчләп сулый башлый, газ алмашынуы бозыла, үсемлекләр күтәрелә башлый. Түбәнрәк урыннарда су җыела башларга, озаклап ятарга, ә төнлә боз катламы барлыкка килергә мөмкин. Мондый күренешнең озак вакыт булуы культураның һәлак булуына китерергә мөмкин.
– Мондый хәлдән чыгуның бер ысулы – иртә яздан аммиак селитрасы белән тукландыру, – ди Наил Галиуллин. – Бу ашлама хәтта түбән температурада да яхшы эшли, үсемлекләргә кирәкле туклану бирә, карны тиз эретә һәм боз кабыгын юк итәргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев