Исергәптә 749 кеше сайлау яшендә
Баулы районы авылларында Россия Президенты сайлаулары дәвам итә, сайлау участокларыннан кеше өзелми. 1044нче сайлау участогына кергән Исергәп авылында 749 сайлау яшендәге кеше исәпләнә.
– Сайлауга килү – ул илебездә яшәгән, сайлауга хокукы булган һәм яше җиткән һәр кешенең бурычы дип саныйм, – ди Айназ Зарипова. – Сайлауларга өч көн бирелсә дә, беренче көнне үк, иртәнге сәгатьләрдән килдем. Илләрдә тынычлык урнашсын дип телим, ил башлыгын халык дөрес итеп сайласа иде.
Исергәп авылында 71 кешене өйләренә барып сайлатачаклар. 26 кеше быел беренче тапкыр сайлауларда үз тавышын бирәчәк.
Фото: Сөмбел Муллагалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев