Исергәпләр Бөек Җиңүгә багышланган митингка җыелдылар
Митингта авыл халкы, өлкәннәр, укытучылар, мәктәп укучылары катнашты. Җиңү бәйрәменә багышланган митинг авыл уртасында урнашкан обелиск янында үтте.
Чараны авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин ачып җибәрде.
– Бүгенге матур тормыш өчен безнең бабайларыбыз кулларына корал алып сугышка киткән, гомерләрен кызганмыйча илгә тынычлык алып килгәннәр, – дип чыгыш ясады ул.
Илгә-көнгә тынычлык теләп Гасыйм хәзрәт Хәбипов сүз алды. Митингта катнашучылар аңа кушылып дога кылдылар.
Баулының яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да искә алу митингында катнашты һәм Исергәп халкына Җиңү бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде.
Мәктәп укучылары тарафыннан матур шигырьләр укылды. Аларга ветеран укытучы Салават Котлыев кушылды.
Митинг обелискка чәчәкләр салу белән тәмам булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев