Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәп балаларын көндәлек кагыйдәләр белән таныштырдылар

Исергәп авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен “Хәвефсезлек әлифбасы” дигән чираттагы иминлек сәгатен оештырды. Чарада егермегә якын кечкенә һәм урта сыйныф укучылары катнашты.

Тормышта килеп чыгарга мөмкин булган көтелмәгән хәлләр бихисап. Шуңа күрә балаларны кечкенә вакыттан ук төрле ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү өлкәннәрнең бурычы. 
– Без һәр үткәргән чараны кызыклы гына түгел, ә файдалы да итәргә тырышабыз, – дип сөйләде китапханәче Миләүшә Йосыпова. – Бу юлы без малайлар һәм кызларны “Хәвефсезлек әлифбасы” дигән мәгълүмат сәгатенә җыйдык. Чара барышында су коену, су буйларында, урманда үз-үзеңне тоту, өйдә электр приборлары белән сак эш итү, эссе көннәрдә саклану, яшен вакытында нишләргә кирәк, урамда яки шәһәр җиренә барган очракта юл кагыйдәләренә игътибар итү кебек һәр көнне кирәк булган “алтын” кагыйдәләрне барлап, кабатлап чыктык. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар.
– Җәйге каникуллар һәр бала күңелендә матур ял булып истә калсын иде, – ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова. – Без оештырган ял сәгатьләре, мәгълүмат чаралары аларга алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итә, дуслык, бердәмлек кебек сыйфатларны булдырырга ярдәм итә. Нинди генә чара оештырсак та, балаларны буш кул белән кайтарып җибәрмибез, бу юлы да аларга номерлар буенча уен уйнап, бүләк алу мөмкинлеге булдырдык. 
– Җәйге каникуллар тиз үтә. Быел клубта, китапханәдә бик күп чаралар, бәйрәмнәр оештырылды. Барысына да килергә тырышам, – дип сөйләде алтынчы сыйныф укучысы Аделя Хәкимова. 
Оештыручылар сүзләренчә, алар балалар белән ачык һавада уеннар гына оештырып калмаган, ә шул эчтәлектәге китапларга күзәтү дә ясаганнар, аннары бергәләп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерүче видеоролик караганнар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев