Беренче сыйныфка кабул итү таләпләре һәм тәртипләре
Беренче сыйныфка бару өчен гаризалар кабул итү ике этапта үтә. Баулы районында мәктәпкәчә яшьтәге 1547 бала бар, шуларның 350се быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бу хакта район мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева тулырак мәгълүмат бирде.
– Беренче сыйныфка балаларны кабул итү кагыйдәләре һәм тәртибе нинди? Гаризаларны кабул итү ничек оештырыла?
– Мәгариф министрлыгы тарафыннан кабул ителгән боерык нигезендә, балаларны беренче сыйныфка кабул итү ике этапта үтәчәк. Беренче этапта, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә. Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр гомуми белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен үткәрелә.
– Әгәр беркетелгән территорияләр бар икән, кем өстенлеккә ия һәм беренче чиратта хокукка ия?
– Яшәү урыны буенча мәктәпләргә кергәндә, полиция һәм хәрби хезмәткәрләр балалары, шулай ук әлеге мәктәптә моңа кадәр укучы балаларның бертуганнары аерым өстенлекләргә ия булачак.
– Беренче сыйныфка баручы баласы булган ата-аналар кайда һәм ничек гариза яза ала?
– Документларны мәктәптә шәхсән тапшырырга була, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша, Россия почтасы аша заказлы хат белән тапшыру турында уведомление белән яки гомуми белем бирү учреждениесенең электрон адресына җибәрергә мөмкин. Электрон рәвештә бирелгән гариза гадәти тәртиптә карала, әмма ата-аналар биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга тиеш.
– Баланы мәктәпкә кабул итү турындагы боерык ата-аналарга кайчан билгеле була?
– Гаризалар кабул итүнең беренче этабы тәмамлангач, өч эш көне эчендә балаларны мәктәпкә алу турында боерык чыгарыла. Бу якынча 1-5 июль көннәрендә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев