Баулының яшь көрәшчеләре чыныга
Яңа уку елы башланыр алдыннан һәр елдагыча мәктәптә укучы яшь көрәшчеләр арасында җыеннар үткәрелә. Быел ул Баулының икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оештырылды. Көрәш буенча секцияләргә Баулы шәһәре һәм Кызылъяр мәктәпләреннән кырыклап бала йөри.
Яшь көрәшчеләрнең көнлек графигы тыгыз. Алар иртәнге сигезгә киләләр һәм кичке бишкә кадәр тренировкаларда шөгыльләнәләр. Көн дәвамында аларны көрәш буенча тренер Илдар Фатыйхов җитәкли. Тренер үзе беренче сыйныфта укыганда ук көрәш белән шөгыльләнә башлаган.
– Мин үзем 1 сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Сигез яшьтән, мәктәптә укыганда тотынган идем, – ди көрәш буенча тренер Илдар Фатыйхов. – Аннары татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының спорт факультетына укырга кергәч, Казанда шөгыльләндем. Травма алганчы шөгыльләндем дияргә була. Травма алгач, ярышларда катнашудан туктадым. Укып бетереп кайткач эшләдем, ә көрәш түгәрәген соңрак кына алып бара башладым. Башта икенче мәктәптә укыттым, аннан Кызылъяр мәктәбенә эшләргә күчкәч, шунда көрәш түгәрәге ачтым. Быел җиде ел була, җиденче сезон. Шундый сборларны икенче ел оештырабыз. Узган ел Кандракүл комплексында үткәргән идек. Быел һава торышы белән анда үткәрүнең мәгънәсе булмас дип, монда оештырырга булдык. Тренировкалар әйбәт бара, сборларның асылы – әзерлек этабы.
Спортның һәр төре үзенчәлекле, көрәш бигрәк тә. Көрәш вакытында җәрәхәтләнү куркынычы зур. Ата-аналарның балаларын бу төр спорт белән шөгыльләнүгә каршы килү очраклары да бар. Тренер сүзләренчә, көрәштә тәвәккәл һәм батыр егетләр генә кала.
Егетләр ничек шөгыльләнә? Татарстан, хәтта Россия чемпионы исеменә лаек булган Азамат Газымов үз серләре белән бүлешә. Яшьтәше Илдар Низамов та аңардан калышмый.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев