Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылының кабатланмас сумкалары

Баулыда яшәүче кул остасы Олеся Имамова, төймәләр (бусины) белән үреп, көндәлек әйберләр, штукатулкалар, хатын-кызлар өчен күз явын алырлык кечкенә сумкалар ясый. Менә нәкъ ул ясый торган аксессуарлар хатын-кызларга кабатланмас образ, зәвыкъ өсти. Чөнки мондый әйберләр кибеттә сатылмый.

Олеся төймәләр белән үреп ясауга берничә ай элек кенә тотынган. Шулай булса да, ул инде мондый кул эшенең барлык нечкәлекләренә диярлек төшенгән.
– Башта мин номерлар буенча картиналар чиктем, аннары алмаз мозаикасы белән чигүгә күчтем. Шулай ничектер, төймә белән чигү мастер-классына күзем төште. Ошады. Үземнең дә шулай чигеп карыйсы килү теләге уянды, – дип сөйли үрү остасы. – Башта бер сумочка ясыйсы килгән иде. Ул иң катлаулысы булып чыкты. Дөресен әйтим, башта килеп чыкмады ул минем. Кыек һәм каптыргычы эләкми торган булды. Өч тапкыр сүтеп, кире өч тапкыр үрдем мин аны. Барыбер шундый матур фермуар белән хатын-кызлар өчен кечкенә сумочка үрү серләренә төшендем. 
Бүгенге көндә Олеся сумочкаларның төрледән-төрлесен үреп караган. Халкыбызның “Тырышкан табар –ташка кадак кагар” дигән әйтеме дә нәкъ менә аның кебекләргә әйтеләдер. 
– Гадәттә, мин кул эшләренә төнлә утырам. Озак түгел, бер-ике сәгать кенә. Көндез кул эшләре белән утырырга вакытым җитми, – ди ул.
Останың эш кораллары да гади генә. Аның оста кулларында – гади кармак җебе (леска), берничә төрле кайчы, энә һәм төймәләр.  
– Бөтен кирәк-яракны интернет аша кайтарам. Хәзер күңелең теләгән материалны сайлап алу мөмкинлекләре зур, эшләргә, иҗат итәргә теләк кенә булсын, – ди ул. – Кул эшләре белән утырган вакытта минем өчен дөнья туктала кебек. Шулкадәр яратып, күңел биреп ясыйм мин һәр кул эшен. Миңа аның үрү процессы ошый. Һәр төймә үз урынында, тыгыз итеп тарттырылып, дөрес “утырырга” тиеш. Шулай булганда гына аның нәтиҗәсе күзне сөендерә алырлык була.
Кул эшләре остасы сүзләренчә, бүгенге көндә ул үзе ясаган әйберләре белән якыннарын сөендерергә дә өлгергән. Кайсын болай гына, кайсын бүләк итеп биргән ул. Киләчәктә, куллары остаргач, әлеге шөгыльнең яхшы гына табыш китерәчәгенә дә ышана ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев