Баулылы Римма Әхмәтова коймак пешерү серләре белән уртаклашты
Май чабу – Масленица – атнасы дәвам итә. Бу – иң туклыклы, ризыкларга бай, күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул быел, 28 февральдә башланып, 6 мартка кадәр дәвам итә. Әлеге бәйрәмнең асылы – кышны озатып, язны каршылау. Ә менә әлеге бәйрәмнең иң тәмле сые – коймак-беленне һәр милләт кешесе үз итә. Коймак булган табын үзе бәйрәм төсен ала.
Коймак, тәбикмәк пешереп карамаган хуҗабикәләр юктыр. Әлеге гади генә булып тоелган ризыкны бик күп төрле ысуллар белән әзерлиләр. Аны гади камырдан да, чүпрә салып, ачы камырдан да әзерлиләр. Аны мичтә дә, газ плитәсендә һәм газ мичендә дә әзерләргә мөмкин. Ә без Баулыда яшәүче Римма Әхмәтованың тәбикмәк пешерү серләрен белештек.
– Коймак һәм тәбикмәкне һәр кеше үзенчә пешерә инде, – ди Римма ханым. –Минем әнием бик тәмле итеп әзерли иде таба ашларын. Мин үзем Исергәп авылында үстем, дисәм дә була. Шунда әниемнең бертуган апасы Маһия апа яши иде. Ул миңа манный ярмасы салынган тәбикмәк пешерергә өйрәтте. Аны пешерү бик зур осталык сорамый, тик бик тәмле була. Кая гына барсам да, өйгә кунак чакырсам да, тәмле тәбикмәгеңне пешереп куй яки пешереп алып кил әле дип, алдан ук сорап куялар. Шулай дисәләр, күңелләр күтәрелеп китә инде.
Коймак һәм тәбикмәкләр пешерү ысулы төрле булган кебек үк, аларга салына торган эчлекләр дә төрле була. Җиләк-җимеш, төрле кайнатмалар, ит, бәрәңге, куертылган сөт яки бал белән дә табынга бирергә мөмкин. Кыскасы, җаның ни тели!
– Балалар ялга, кунакка кайткан вакытта да коймак пешертәләр, – ди хуҗабикә. – Балаларга ит яки бәрәңге төреп пешерелгән юка тәбикмәкләр ошый. Еш кына вак коймаклар пешерәбез. Алар төрле җимеш кайнатмалары белән аеруча тәмле була.
Римма Әхмәтовадан тәмле, кабарып пешкән тәбикмәк рецептын “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән табарга, шулай ук Баулы телевидениесенең 3 март чыгарылышында “Хәбәрләр” тапшыруыннан карарга мөмкин.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев