Баулылы кечкенәдән җыр-моңга гашыйк
Баулы районы талантлы шәхесләргә гаять бай. Алар арасында сәхнәгә шаулап-гөрләп килеп кергәннәре дә, еллар буе тыныч кына иҗат казанында кайнаучылар да бар. Татар Кандызы авылында туган Айгөл Закирҗанова да дистә елдан артык тамашачыларны үзенең җырлары белән сөендерә. Шушы көннәрдә якташыбыз мәдәният министрлыгы тарафыннан мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Айгөл Закирҗанова бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә. Якташыбыз белән телефон аша аралаштык.
– Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк мин. Хәтеремдә: биш яшемдә авыл сәхнәсендә җырлап чыныктым. Ул вакытта гонорар – прәннек- кәнфит иде, – дип башлады сүзен Айгөл. – Авылыбызның апа-абыйларының, еш кына, бу кыз җырчы булачак әле, дип башымнан яки аркамнан сөйгәннәрен хәтерлим.
Айгөл кечкенәдән үк үзаллы иҗатка якын була. Ул вакытларда авыл баласы өчен иң якын дус, иҗатка этәргеч радиодан тыңлаган һәм телевизордан караган җырлы-моңлы тапшырулар, магнитофон тасмасына язылган җырлар була.
– Мәктәп яшендә төрле рольләргә бүленгән кечкенә сәхнә әсәрләре яза идем, концерт программалары төзи идем. Аларны, үзебезнең урамда яшәүче иптәш кызлар, балалар белән алдан әзерләнеп, үзебезнең очта яшәүче апа-абыйларга, әбиләргә күрсәтә идек. Авыл көннәре, балалар Сабантуйлары, концертлар ясый идек, – ди Айгөл. – Тора-бара бу чараларда билетлар да сата башладык. Үзебез дә бала гына. Авылдаш әбиләр, апалар, безне кызыксындыру, “үстерү” максатында, шул без кулдан гына ясаган билетларны сатып алалар иде. Ә шул акчаларга без урамда яшәүче балаларга күчтәнәчләр алып тарата идек. Ул вакытта безнең сәхнәбез күрше абыйның трактор арбасы иде. Бөтен булган аппаратура – магнитофон һәм кассеталар. Шул кассеталарга кушылып җырлый идек, концертыбызны карарга килгән тамашачыларыбызны биетә идек. Һәр концертның азагы бик кызык була иде. Әбиләр, безгә кушылып, хәлдән тайганчы бииләр иде. Аларга да рәхмәт, вакытында бала-чагаларның тырышлыгын күрә белгәннәре өчен, безгә борынгы бию үрнәкләрен, уеннарны өйрәтеп калдырганнары өчен. Ул вакытларда, уеннар аша, алар татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен безгә оста итеп тапшыра белгән икән.
Мәктәптә укыган елларында да Айгөл Закирҗанова иң актив укучыларның берсе була. Ул башкалардан үзенең зәвыгы, иҗатка карашы, үзенчәлекле тавышы белән аерылып тора.
– Төрле чаралар мине бөтереп кенә алды дисәм дә була. Мәктәп тормышында бик актив булдым, – ди җырчы. – Авыл мәктәбендә узган чаралар минем өчен аз кебек иде. Укытучыларым, әти-әнием ярдәме белән, районда үткән чараларда актив катнаша идем. “Росточек” бәйгесендә гел призлы урыннар, бүләкләр алдым, лауреат, дипломант булу бәхетенә ирештем. Нәкъ шул җиңүләр миңа канат куйды да. Шул вакытта ук мин үземнең тормышымны сәхнә белән бәйләячәгемне аңладым. Җырчы булырга тырышып әзерләндем.
Айгөлнең иҗатка гашыйк булып үсүенә гаиләсенең дә роле зур. Ул туып-үскән гаиләдә барысы да иҗатка гашыйк. Әтисе Миргалим агай – гармунчы, тальянчы. Әнисе Тәнзилә ханымда җырлау сәләте бар, сеңлесе Ландыш кечкенәдән үк шигырьләр яза.
– Әнием телевизордан нинди яңа җыр ишетә, шуны тиз генә отып ала иде, сүзләрен язып алып, миңа да өйрәтә иде, – ди Айгөл. – Әнием турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ул 42 ел дәвамында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Әтием һөнәре буенча электрик булса да, җыр-моңга мөкиббән киткән, иҗатка гашыйк кеше. Бүгенге көндә алар икесе дә лаеклы ялда.
Татар Кандызы мәктәбен тәмамлагач, Айгөл, балачактан килгән хыялын тормышка ашыру нияте белән, укуын һәм киләчәк тормышын иҗат белән бәйли.
– Унберенче классны тәмамлагач, Әлмәт шәһәренең музыка көллиятенә кердем. Анда көндезге бүлектә дүрт ел вокал бүлегендә укыдым. Аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында биш ел ярым укыдым. Бүгенге көндә аны институт итеп калдырдылар. Анда мин, читтән торып, театр бүлегендә режиссура белгечлеген алдым, – дип сөйләде ул. – Шуннан инде башланды... 2007 елда Казанга килгәч, мин Рөстәм Сәрвәров җитәкчелегендәге “Аксу” продюсерлык үзәгендә зур сәхнәдә беренче адымнарымны ясадым, дип әйтә алам. Рөстәм Сәрвәров мине Наил Табанаков белән таныштырды. Ул инде халык яратып өлгергән композитор, автор-башкаручы. Миңа ул Лидия Садыкова сүзләренә “Көтәрмен” дип исемләнгән беренче җырымны язып бирде. Үземнең булачак тормыш иптәшемне дә Наил Табанаков төркемендә очраттым. Ул да Баулы шәһәреннән килгән егет, гитарист иде. Мин ул вакытларда бэк-вокалда тордым, җырладым. Шул чорда бик күп җырчылар белән таныштым. Концерт директоры, администратор булып та, алып баручы булып та эшләргә туры килде. Әлеге эшләр минем тәҗрибәмне арттырды, алга таба иҗатка юл ача барды. Динә һәм Рафаэль Латыповлар төркемендә, Гөлнара Тимерҗанова, Илсаф белән концертларга чыкканым булды.
2007 елда “Аксу” продюсерлык үзәгендә, мәгариф һәм мәдәният министрлыклары белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен балалар бакчаларына дүрт җыентык дөнья күрә. Ул җыентыкта Айгөл Закирҗанованың балалар өчен булган җырлары кертелгән. Бу җыентыклар Татарстанның барлык районнарында һәм авылларындагы балалар бакчаларына таратылган.
– 2010-2011 елларда бик күп балалар, минем үземнең улым да шул җырлар белән тәрбияләнде, – ди Айгөл Миргалим кызы. – Быел улым тугызынчы классны тәмамлады. Әле укырга керү хәстәре белән йөрибез. Инде иҗат итүемә дә унбиш ел булган. Шушы көннәрдә мин мәдәният министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләндем. Аны рәсми рәвештә 11 июльдә “Татар радиосы дискотекасында” тапшырдылар. Бүләкне миңа композитор, продюсер Җәүдәт Гыйльманов тапшырды. Минем дә унбиш еллык хезмәтемә, иҗатыма бәя бирделәр. Мин бик шат. Бу зур хезмәт. Миңа ярдәм иткәне өчен, ТАИС җитәкчесе Хәбир Ибраһимовка зур рәхмәтлемен. Бүгенге көндә бик күп җырлар иҗат итәм. Аларны Татарстан, Башкортстанда яшәүче җырчылар башкара. Җырларны сорап торалар. Башкаручылар арасында тәҗрибәле, танылган җырчылар да, сәхнәдә тәүге адымнарын ясаучылар да бар. Бик күп төрле авторлар белән эшлим, шулардан – Венера Мәхмүтова, Илзирә Вәлиуллина, үземнең сеңлем Ландыш Закирҗанова да сүзләр яза, Гүзәлия, Реваль Хисмәтуллин белән бергәләп иҗат итәбез.
Бүгенге көндә Айгөл Закирҗанова, җиң сызганып, үз эшен дәвам итә. Киләчәктә үз концертларын эшләү максатын куйган. Тырыш, үҗәт һәм максатчан якташыбыз тиздән әлеге хыялын да тормышка ашырыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев