Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар каз канаты һәм мамыгыннан көнкүреш әйберләре ясады

Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы ханымнары, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, кызыклы һәм үзенчәлекле осталык сәгате оештырдылар. Өлкәннәр һәм балалар, түгәрәк өстәл артына утырып, каз канаты каурыйларыннан май канаты ясадылар һәм мамык мендәрләр тутырдылар.

Өстәл тирәли тезелеп утырган ханым һәм туташлар, җырлый-җырлый, алдан әзерләп алып килгән каз каурыйларыннан кечкенә май канатлары ясадылар.

“Каз – татар халкының муллыгы, байлыгы һәм затлылыгы. Бүгенге көндә безнең халыкның тутырылган, каклаган, пешергән казы, каз бәлешләре генә дә ни тора, – дип горурланып сөйләде җирле “Ак калфак” оешмасы рәисе Римма Яруллина. – Бүген без инде онытылып барган шөгыль – каз каурыеннан май канаты ясауны искә төшердек. Борынгы заманнардан ук, безнең әбиләребез, әниләребез май канатын көндәлек тормышта бик оста кулланган”.

“Без бүген, өлкәнрәк яшьтәге апалардан карап, май канаты ясадык, – дип сөйләде үзәк китапханә хезмәткәре Люзия Габдрәфыйкова. – Элекке буын кулланган май канатлары экологик яктан чиста да булган. Без бик теләп өйрәндек”.

“Миңа бу чара бик кызыклы булды, – ди җиденче сыйныф укучысы Аделия Хәмзина. – Мин бүген үзем ясаган май канатын әбиемә бүләк итәчәкмен”.

Мамык мендәрләрнең йомшаклыгы, рәхәтлеге турында баулылы Ләйлә Гафиятуллина сөйләде.

“Каз мамыгыннан эшләнгән мендәрләр бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмады, – ди ул. – Борынгылардан килгән гадәт буенча, кияүгә чыга торган кәләшкә дә бирнә итеп пар мендәр куя торган булганнар. Каз мамыгыннан ясалган мендәрләрдә йоклау рәхәт, алар тәнгә ял, сихәт бирә.”

Чара барышында “Каз канаты” җыры яңгырап торды, кызлар шигырьләр һәм биюләр дә әзерләп килгән иде. Кыскасы, чын кич утыру кичәсе булды.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев