Баулылар Фәнис Яруллинны искә алу чараларына әзерләнә
Талантлы татар шагыйре, прозаик, драматург, якташыбыз Фәнис Яруллинның 9 февраль көнне туган көне. Баулы районында, һәр елдагыча, аның туган көне уңаеннан төрле әдәби чаралар колач ала.
– Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне. Без аның шигырьләрен өйрәнәбез, белгәннәрен искә төшерәбез. Шушы көннәрдә Кызылъяр мәктәбендә “Яруллин укулары” дип исемләнгән бәйге узачак. Без шуңа гимназия укучылары белән әзерләнәбез, – дип сөйләде Йолдыз Шакирова. – Шулай ук Фәнис Яруллин һәйкәле янында Баулыда һәр елдагыча искә алу, хәтер кичәсе дә булачак. Без шунда да чыгыш ясаячакбыз.
Исегезгә төшерәбез, Баулының үзәк урамында якташ язучыбыз, халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм аның тормыш иптәше Нурсөягә атап 2015 елда һәйкәл куелды. Шул көннән алып һәйкәл янында искә алу чаралары, шигырь уку бәйгеләре уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев