Баулы халкы бердәм булып гуманитар ярдәм җыя
Баулыда яшәүчеләр дә гуманитар ярдәм җыюда актив. Яшелчәләр җыю турында хәбәрне ишетеп өлкән яшьтәге абый-апалар да җыю пунктына ашыкты.
Яшелчәләр китерүчеләр арасында баулылы Ләйлә Гафиятуллина да бар. Аңа Нәсимә апа Латыпова да кушылган. Алар икесе бер машина багажнигы яшелчәләр алып килде.
– Бәрәңге, кабак,бераз сарымсаклар, кишер, чөгендер – барысы да ишелеп уңды быел. Шуннан инде егетләребезгә әз генә булса да бездән дә күчтәнәч булсын дип, җибәрергә уйладык, – ди Ләйлә Гафиятуллина. – Исән-сау йөреп кайтсыннар инде. Алар безне саклыйлар, ә без ярдәм итеп торырга тырышабыз.
– Егетләребез җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Шуны гына телибез. Без тыныч илдә яшәсеннәр дип бөтен көчләрен бирәләр, тырышалар бит алар, – дип Ләйлә апаның сүзен дәвам итте ул.– Без дә үзебезчә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Без аларны көтәбез.
Без сөйләшеп торган арада Кулдашовлар гаиләсе дә килеп туктады. Алар да байтак кына яшелчә алып килде. Сөйләүләре буенча, бүгенге көндә аларның берничә туган тиешле ир-егет хәрби юлын үтәләр.
– Еракмы-якынмы туганнар анда бар. Шуларга барып җитсә, бик сөенер идек, – ди Рәшит Кулдашов. – Исән-сау кайтсыннар. Без дә шулай гуманитар ярдәмгә үз өлешебезне кертик.
– Без беренче тапкыр шулай әйбер җибәрергә уйладык. Уңыш әйбәт булды, – ди аның тормыш иптәше Роза апа. Ул да хәрбиләрнең исән-сау кайтуларын теләде. – Барысы да кемнәр киткән, исән-сау кайтсыннар, гаиләләренә, ата-аналарын сөендерсеннәр, иптәшләре көтеп алсын.
Гуманитар ярдәм җыю пунктында машиналар өзелми. Барысы да җиңү, илләрнең иминлеген теләп хәләл ризыктан хәрбиләргә өлеш чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев