Баулы сулыкларын аккошлар үз итә
Районның авыл җирлекләре тирәләрендәге сулыкларга яз җитү белән аккошлар, кыр казлары, кыр үрдәкләре һәм сулыкларда яшәүче башка төрле күчмә кошлар кайталар. Быел да искәрмә түгел, Шалты авылы тирәсендә ташып чыккан Ык буен аккошлар, кыр казлары һәм үрдәкләр сырып алган.
Казан–Оренбург федераль трассасыннан узып барган һәр юлчы әлеге әкияти табигать матурлыгына сокланып үтә. Ык елгасының язгы чорда ташып чыккан өлеше юл буеннан үтүчеләргә уч төбенә салган кебек күренеп кала. Быел да бирегә йөзләгән аккош туктаган.
Шалты авылының аккошлар туктаган Төбәк дип аталучы басуга безне ветеран укытучы, җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Наҗия апа Гыйльфанова озата барды. Ул әлеге басу һәм күлләргә бәйле тарихи истәлекләр белән дә уртаклашты.
– Тарих битләренә карасак, 80 елларда ук композитор Бату Мөлеков Рамазан Байтимеров сүзләренә “Шалты җыры” дигән җырын яза. Алар узып барышлый Шалтыны күрәләр, яратып калалар. Әлеге җыр аларның юлда иҗат ителгән җыры, – дип сөйләде Наҗия Гыйльфанова. – Кире кайтышлый шушы җырны ноталары белән бергә безнең мәдәният йортына кертеп чыктылар. Бу җырда “Ямьле Шалты өч өлкәгә илткән юл чатларында” дигән сүзләре дә бар. Чынлап та, Шалты Татарстанның иң көньяк-көнчыгыш чигендә урнашкан соңгы авыл. Бездән соң Оренбург өлкәсе китә. Ә икенче яклап без башкортлар белән чиктәш. Бу тауларны без – Урал таулары итәге дибез. Ә тау астында Башкортстан белән чикне аерып торучы мул сулы Ык елгасы ага. Ык елгасының яз җиткәч, сулары нык арта. Шушы Төбәк дип исемләнгән басуда җәелеп китә.
Наҗия апа сөйләвенчә, әлеге басу бик уңдырышлы басу булган. Кайчандыр “Ленин” исемендәге колхозны миллионер иткән кыр шушы икән. Монда киндер үстергәннәр. Басуның уңдырышлы булуын да, шушы язгы сулар керүдән дип аңлаталар.
– Язгы сулар кереп җирне уңдырышлы да итә, вак-вак күлләр хасил булып, ничә еллар инде көньяктан кайтучы күчмә кошлар шушында төшәләр. Алар да үзләренең туган як чигенә керүләрне аңлыйлар кебек. Туктап, рәхәтләнеп атна-ун ял итеп, яшәп китәләр, – ди ветеран укытучы. – Табигатьнең нинди матур мизгелен күрәбез без! Аккошлар кайтуы кешеләргә яз кәефе өсти. Без балаларыбыз, оныкларыбыз белән төшеп сокланабыз аларга. Куркыта күрмәсеннәр дибез. Ял итсеннәр инде. Аннары бу сулар әкренләп кибә, кошлар каядыр китәләр. Яшьләр өчен дә матур, ә өлкән кешеләр кайткан аккошларны башкачарак көтә. Чөнки көз көне бит без кошлар киткәнен күңел тулып озатып калабыз, кайтканнарын да күрә алсак иде дип, еламсырап калабыз. Ә кышлар үтеп, авылыбыз кырыенда шундый матур булып җыелып төшкәч, ничек сокланмыйсың инде!
Бу хакта тулырак һәм белгечләр фикере хакында “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга, Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.
Фото: Булат Минәҗев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев