Баулы яшүсмерләре тальянда уйнарга өйрәнәләр
Баулының мәдәният йортында яшь тальянчылар ансамбле барлыкка килде. Анда унга якын яшүсмер бала йөри. Яшь тальянчылар түгәрәген тәҗрибәле гармунчы, баянчы һәм курай остасы, мәдәният хезмәткәре Рәзил Фәррәхетдинов җитәкли.
Без яшь тальянчыларның репетиция вакытына бардык. Егетләр тальянда уйнау серләре белән беррәттән сәхнәдә үз-үзләрен тотарга да өйрәнәләр.
– Мин үз теләгем белән әлеге түгәрәккә йөрим. Гаиләдә тальянда уйнаучы юк, әбием баянда уйный, – дип сөйләде Ильяс Кыямов.
– Тугызынчы класста укыйм. Гаиләдә карт бабам тальянда уйный иде. Миңа да ошый, – ди Ислам Әхмәдиев та. – Түгәрәккә теләп килдем. Нинди һөнәр сайласам да, тальянда уйнаячакмын.
Бүгенге көндә яшь малайларга тальян серләрен өйрәтүче Рәзил Фәррәхетдинов үзе җиденче класста укыганда беренче тапкыр кулына баян, соңрак тальян алган.
– Өлкән буын тальянчылар бар, шуларны күреп һәрвакытта да соклана идем. Бер сорау борчый иде күңелне, яшьләр килерме, тальянның киләчәге булырмы дип борчыла идем, – дип сөйләде ул.
Нинди дә булса музыка коралында уйнарга өйрәнү өчен чикләр юк. Баянчы сүзләренчә, иң мөһиме теләк.
– Баянда яки башка уен коралларында өйрәнергә аның билгеле бер вакыты юк. Кемдер өч яшьтән башлый, кемдер биш яшьтән. Төрлечә әйтергә була. Баланың үзенә карый, теләге булса өчтән дә өйрәнә. Күбрәк инде мәктәпкә кергәч укыйлар, – ди Рәзил Фәррәхетдинов.
Рамил Әхмәдиев Самара өлкәсеннән. Бүгенге көндә Баулыда яшиләр. Мәдәният йортында мондый түгәрәк эшләвен белгәч, ата кеше улын китергән. Ул улы Исламның тальянчылар түгәрәгенә йөрүенә чын күңелдән сөенә. Үзе дә музыка коралларында уйный.
– Мин үзем дә әлеге түгәрәккә йөрергә тырышам. Үзем дә уйнаштыргалыйм. Бик ошый миңа тальян моңнары. Чөнки ул борынгыдан килгән, – ди әти кеше. – Ничек өйрәнүләре, өйрәтүләре ошый. Рәзил бик оста өйрәтә, матур аңлаешлы итеп, сабыр гына аңлата.
Яшь тальянчылар бу көннәрдә узачак бәйрәм чарасына, беренче чыгышларына әзерләнәләр.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев