“Балкыш”та балкыдылар
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы районы ветераннары арасында “Балкыш” VIII республика фестиваленең сайлап алу туры узды. Быел бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Иҗади фестивальдә 150дән артык үзешчән артист катнашты.
Сәхнәгә чыккан һәрбер үзешчән артист, иҗади коллектив – кабатланмас, һәр сәхнә номеры – уникаль. Дүрт кешедән торган жюрига кырыкка якын сәхнә номерларының иң яхшыларын сайлау җиңел булмады.
– Шунысы куанычлы: ел саен башкаручылар саны арта һәм аларның башкару осталыгы арта бара. Быел катнашу өчен кырыктан артык заявка кабул иттек. Алдан районның һәр мәдәният йортына фестивальнең кагыйдәләре җибәрелде, – дип сөйләде Зөлфия Җәлилова.
Фестиваль үзенчәлекле башкаручыларны ачыклауга, традицияләрне тапшыруга, халык иҗатын популярлаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелеп, районның иң актив һәм талантлы пенсионерларын берләштерде. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Жюри конкурсның нигезләмәсенә туры килгән иң яхшы тугыз номерны сайлап алды. Фестивальнең район этабында җиңүчеләр 3 апрельдә Әлмәткә зона этабына барачак.
Тулырак мәгълүматны "Хезмәткә дан" газетасы битләрендә укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев