Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырыш хезмәт – уңыш нигезе

Салих авылында яшәүче Зөлфия һәм Рафаэль Идиятуллиннар бик күпләргә төрле яклап үрнәк гаилә. Алар 35 ел бергә гомер итәләр. Бәхетле гаилә тормышы, борынгы гореф-гадәтләрне зурлап, кыз урлап алып кайтудан башлана.

Зөлфия ханым сүзләренчә, гаилә тормышына тиз генә өйрәнеп китү җиңел булмый. Шулай да тора башлагач, Рафаэль әфәнденең нәкъ менә “аның кешесе” булганлыгын аңлый. 

Идиятуллиннар ике балага гомер биргән. Барлык шатлык-сөенечләре балалар һәм оныкларга бәйле.

Гаилә башлыгы да, хуҗабикә дә тормыш иптәшенең уңай якларын мактап телгә ала. Зөлфия ханым – чын татар хатын-кызы үрнәге, ә Рафаэль әфәнде – ныклы йорт хуҗасы. Моның чынлап та шулай икәне йорт ишегалдында ук күзгә ташлана. Капканы ачуга ук, аллы-гөлле чәчәкләр, бакча тулы җиләк- җимеш. Алар һәр эшне бергә эшләргә күнеккән. Авыл кешесенең җәйге иртәсе бакча эшләре, сарайдагы маллар һәм кош-кортлар караудан башлана. Бүгенге көндә Идиятуллиннар утызга якын мөгезле эре терлек асрый. Шуларның унбише – савым сыерлары. Җәй айларында маллар җәйләүгә китә, сарайда бары тик кечкенә бозаулар һәм колынын иярткән ат кала. Аларны тәрбия итү өчен дә көне буе вакыт кирәк.

Әле җәйнең кыл уртасы, авыл кешесе өчен җаваплы мәл – кышкылыкка терлек азыгы, печән әзерләү чоры. Гаилә башлыгы, сменалы эшеннән кайту белән, тракторын кабыза. Тимер атының әзерлеген тикшергәннән соң, печән әзерләү хәстәре белән мәшгуль була.

Кайчак авыл җиренең авыр хезмәтеннән соң, бакчада бергәләп эшләү дә җанга ял бирә, ди Идиятуллиннар. Дөрес, татулык – үзеңнән, ә мул тормыш – тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев