Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивалендә катнашып җиңү яулады

Милли фестиваль Мөслим районында узды.

Мөслим районының Иске Вәрәш авылында ике көн дәвамында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтте. Анда Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Римма Яруллина да катнаша.

Әлеге фестивальгә төрле төбәкләрдән җыелган Бөтендөнья татар когрессы һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре чакырылды. Алар Мөслим районының Иске Вәрәш авылыда фестивальнең гамәли өлешенә җыелдылар. Биредә каз өмәсе йоласы күрсәтелде, уен-юраулары искә төшерелде. Каз йолку, казның эчен алу, мамыгын эшкәртү үрнәкләре һәм каз маен аш-су пешергәндә файдалану үрнәкләре күрсәтелде.

Кич белән кунаклар өчен мәдәният йортында зур концерт әзерләнде. Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивалендә катнашып, җиңү яулаган ханымнар бүләкләнде. Алар арасында баулылы Римма Яруллина да бар. Ул каз тозлау мастер-классы күрсәткән видеоязма юллаган иде. Римма ханым Баулы данын яклап икенче урынга ия булды һәм диплом белән бүләкләнде.

 

Фото: Римма Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев