Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Гөлсем Галимова: “Комсомол эше безне таныштырды һәм кавыштырды”

29 нчы октябрь – Комсомол туган көн. Әлеге көн белән бәйләп бүген баулыларның матур истәлекләрен тәкъдим итәбез.

Комсомол оешмалары кушкан эшләр шул чор яшьләренең тормышларында хәлиткеч роль дә уйнаган. Мәсәлән, Баулыда гомер итүче Гөлсем Әхмәдулла кызы һәм Әнәс Зиннур улы Галимовлар, нәкъ менә пионер лагеренә эшкә җибәрелгәч танышалар.

– 1980 нче елда Башкортстанның Федоровка районындагы «Ашкадар»  пионер лагеренә барырга туры килде, – дип сөйләде Гөлсем Галимова. – Ял һәм сәламәтләндерү лагере булганлыктан, биредә теш дәвалау кабинеты да бар иде. Әнәс абыегызны стоматолог итеп юллаганнар иде. Беренче күрешү шунда һәм гомерлеккә булды безнең өчен.

Гөлсем ханым комсомол булган вакытларын һәрвакыт җылы итеп искә ала икән. Ул вакытта үсеп килүче буын үзендә һәрвакыт җаваплылыкны тоеп, һәр эшне алдынгылыкка чыгар өчен тырышып үтәгән.

–Комсомолга керү вакытлары да үзенә күрә җаваплы иде, – ди ул. – Устав ятлаулар, аны кабатлау. Мин һәр эшне җаваплы итеп башкарырга күнеккән кеше. Комсомол оешмасында да лидер булдым. Мәктәптәге һәр пионер оешмасы – аерым класслар “клич” биреп, комсомол оешмаларына отчетлар ясыйлар иде. Алар һәрберсе тырышып, ярыша-ярыша укыйлар иде, хезмәт дәресләре, класстан тыш эшләр, “Тимурчылык” эше буенча атналык нәтиҗәләр чыгарыла иде.

Шул чор фоторәсемнәре күп саклана, һәрберсе аерым тарих, аерым истәлек.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев