Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызында оста куллы кешеләр яши

Баулы районы авылларында уңган куллы кешеләр байтак. Шундыйларның берсе – Нәҗибә Гыйззәтуллина Татар Кандызы авылында гомер итә. Аның җитез куллары бәйләгән әйберләр күз явын алырлык.

Нәҗибә Гыйззәтуллина һөнәре буенча төзүче булса да, аның куллары күп төрле эшне белә. Ул, озак еллар авыл кибетендә сатучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ул гына да түгел, аның аш-суга, тегү-чигүгә оста куллары штукатур-маляр эшләрен дә оста башкара. Авылдашлары аны оста төзүче буларак та яхшы беләләр.

– Нәҗибә апаны фатирларга ремонт ясаган саен чакырабыз, – ди Татар Кандызы авылының “Ак калфак” җирле бүлекчәсе рәисе Сиринә Вәгыйзова. – Аның кебек пөхтә, чиста итеп ремонт эшләрен башкаручылар бик сирәк.  Нәҗибә апа, нинди генә эшкә алынса да, зур җаваплылык тоеп, башкарып чыга. Аның кебек итеп бавырсак пешерә белүчеләр дә сирәк. Ә менә кулына энә тотса, бар әйберне дә бәйли белә. Кайвакыт, бер кешедә бу кадәр уңган- булганлык, осталык каян килә икән дип, уйлап куясың.

Сиринә Вәгыйзова сүзләренчә, Нәҗибә апа яз, җәй, көз айларында, бакча тутырып, чәчәкләр, җиләк- җимешләр дә үстерергә ярата. Алар гаиләсендә туып-үскән балалар да кул эшләренә оста.

Фото: Сиринә Вәгыйзова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев