Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда яшәүче Камалетдиновлар ахатин әкәм-төкәмнәре үрчетә

Бүгенге көндә һәр кеше үзенең күңеленә хуш килгән эш, шөгыль белән мавыгырга мөмкин. Баулыда яшәүчеләр арасында да кул эшләре, йорт хайваннары асрау, төрле бөҗәкләр үстерү һәм үрчетүчеләр байтак. Алар арасында Камалтдиновлар гаиләсе дә бар. Алар гадәти булмаган, зур булып үсә торган ахатин әкәм-төкәмнәре үрчетәләр.

Кечкенә Тимур абыйсы Рөстәм белән без килеп кергәндә дә үзләренең яраткан әкәм-төкәмнәре белән мәш киләләр иде. Әлеге мавыгу аларда инде бер ел.  Малайлар ашыга-ашыга әкәм-төкәмнәрнең ничек аларга килеп эләгүен һәм аларны ничек карау турында безгә сөйләделәр. Хәтта һәр әкәм-төкәмнең үз исеме бар икән.

– Аларның исемнәрен дә үзебез сайладык. Аларның аркаларында төрле төстәге тамгалар буенча аерабыз, – ди Тимур. – Менә беренче әкәм-төкәмнең аркасында ак тап бар – ул Белка, кара таплысы – Черныш, һәм ялтыравык таплысы – Король исемле. Әкәм-төкәмнәр тиз үрчи. Алар бер салганда 200-250 йомырка салырга мөмкин. Аларның барысын да чыгарып бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә туңдыргычка куябыз һәм зурларына яңадан ризыкка өстәмә витамин буларак ваклап бирәбез.

 Әкәм-төкәмнәрнең нинди генә төре булса да, алар дымлылыкны һәм чисталыкны яраталар. Шунлыктан, аларны еш кына юындырып торырга кирәк. Рөстәм белән Тимур аларны юындыру җаен да тапкан. Аларны махсус савытка салып, сак кына тотып юындыралар. Әлеге процедураны көн саен кабатларга кирәк.

– Шулай еш юындырганда алар тизрәк үсәләр, – ди Рөстәм кулында бер әкәм-төкәмне әйләндереп юа-юа. – Тик суны да күп салырга ярамый. Алар тончыгырга мөмкин. Юындырганнан соң аларны сөртергә дә ярамый.

 Әкәм-төкәмнәр юынганнан соң тәмле итеп ашату көтәләр. Рөстәм белән Тимур аларга ашарга да үзләре әзерли. Бөҗәкләр нинди ризыкларга өстенлек бирәләр, егетләр бу хакта да яхшы беләләр.

– Кишер, кыяр, кәбестә, салат яфракларын аеруча яратып ашыйлар, –ди кечкенә Тимур. – Әкәм-төкәмнәргә өстәмә витаминнар һәм махсус катнаш азык та бирәбез.

Йомырка кабыгын ваклап он кебек катнашма ясау Тимур җаваплылыгында. Мондый ризык әкәм-төкәмнәр өчен бик мөһим. Аларның таш кабыклары дөрес итеп формалаша, катырак була.

Әкәм-төкәмнәрне косметик чара буларак ничек кулланырга һәм Рөстәм белән Тимур Камалетдиновларның мавыгулары хакында тулырак Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Фото: шәхси архив һәм И.Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев