Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызында чәчәкле ишегаллары авылга ямь бирә

Җәй – чәчәкләр ае. Без чәчәкләр яратучылар, аларны бакчаларында күпләп үстерүчеләр хакында күрсәтүебезне дәвам итәбез. Бу юлы без Татар Кандызы авылында яшәүче Гөлназ Сафина һәм Миләүшә Вәгыйзоваларның чәчәкләрен күреп кайттык.

Чәчәкләр яратмаган, аларны өйдә, бакчада үстермәгән хатын-кызлар сирәктер. Авыл йортларының ишегалларын, шау чәчәктә утырган бакчаларын күреп, күзләр сөенә. Хуҗабикәләр чәчәкләрне, җәй буе атып утырырлык итеп, төрләрен сайлап утырталар. Шулай иткәндә генә, бакчалар, кар эреп, җирләр ачылганнан алып, беренче кар төшкәнчегә кадәр шау чәчәктә була ала.

– Кечкенәдән чәчәкләр яратам мин. Гади ромашкадан алып, нинди чәчәк үстерсәм дә сөенәм. Матур бит! – ди Гөлназ Сафина. – Яз көне бакчага утыртачак чәчәкләремнең орлыкларын, суганчыкларын көздән үк әзерләп куям. Бакчада матур чәчәкләр үссен дисәң, аларның орлыкларын да дөрес итеп саклый белергә кирәк. Кайда нинди чәчәк утыртачагымны да алдан ук күзаллап куям. Яз көне тюльпаннар бик күп иде. Әле бүгенге көндә лилияләр чәчәк ата. Шулай ук петунияләр яратам. Алар җәй дәвамында бакча күрке булып утыра. Чәчәкләр белән беррәттән, башка төрле бакча эшләрен дә яратып эшлим. Кыскасы, бакчада эшләгәндә ял итәм мин. Хәзер кыяр, помидор да, башка җиләк-җимешләр дә өлгерде. 

 Шул ук сүзләрне аның авылдашы Миләүшә Вәгыйзова да кабатлады. Быел аларның бакчасын 50 төрдән артык чәчәк  бизи.

– Мин соңгы берничә елда чәчәкләрне күбрәк интернет аша алам, – дип сөйләде ул. – Бигрәк тә петуния, роза, гортензия чәчәкләрен яратам. Ишекне ачып, ишегалдына чыгу белән чәчәкләремә карап сөенәм. Авыл җирендә эш күп. Барысына да өлгерәсе килә. Шулай да ел саен ишегалды тутырып чәчәкләр утыртырга тырышам.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев