Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызы авылында бал сезоны ачык

Җәй – матурлык, муллык чоры. Июль аенда умарта балын алу мәшәкатьләре дә килеп кушыла. Безнең төшерү төркеме Татар Кандызы авылына Закуан һәм Гүзәл Фәттаховларның умарталыгында булып кайтты. Күптән түгел алар, 3 миллион сум грант акчасы отып, үзләренең эшләрен тагын да киңәйтеп җибәргәннәр.

Умарта асрау – сабырлык, тырышлык һәм бик күп көч таләп итә. Гаилә башлыгы Закуан сүзләренчә, таң ату белән, алар авыл читендә урнашкан умарталыкларына ашыгалар. Биредә аларны 150 баштан артык умарта кортлары көтә. Һәр эшнең үз җае булган кебек, умарта кортлары да тәрбия һәм игътибар ярата. Тырышып көч куйсаң гына, бал алуга ирешеп була. Җәйнең нәкъ кыл уртасы, димәк, умарта кортларының да иң тырышып бал җыйган мәлләре. Хуҗа сүзләренчә, алар да тырышып эшлиләр, гаиләләрен арттыралар. Күч аерган вакытта икеләтә игътибарлы булырга кирәк. Кызу көннәрдә тәүлегенә биштән сигезгә кадәр күч аерырга мөмкин. Күрми калсаң, очып китүе дә бар.

Фәттаховлар нәселе инде өченче буын умартачылык эше белән шөгыльләнә. Грант алганчы да, ел саен аларның хуҗалыгында 30-40 баш умарта була. Хуҗабикә Гүзәл сүзләренчә, грант алуга алар җаваплы карап, тырышып әзерләнгәннәр. Умарта оялары, күчләр, электрга көйләнгән бал аерткыч һәм йөк машинасы сатып алганнар.

Балның төрле тәм, төрле төстә булуын һәркем, бигрәк тә бал яратучылар яхшы белә. Тик яхшы балны ничек аера белергә соң?

Фәттаховларның умарталыгындагы эш барышы, күпме бал алырга җыенулары һәм яхшы балның нинди булырга тиешлеге хакында “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин.

Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев