Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда Ураза гаете узды

Ай буе ураза тотып, өйдә яки мәчетләрдә намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган мөселманнар өчен зур көн – Гает килеп җитте. Рамазан ае дәвамында мохтаҗларга фитыр сәдакалары бирергә, бары тик изгелекләр белән генә яшәргә омтылган мөселманнар шәһәребезнең “Өмет” һәм “Гали” мәчетләрендә иртәнге җиде тулганчы ук агыла башлады.

Бәйрәм районның имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Хәмитовның дөньяви вәгазьләре белән башланды:

-                     Исламда иң олуг өч бәйрәм бар: Ураза гаете, Корбан гаете һәм җомга көн. Җомга көнне мөселманнар бердәм булып өйлә намазына җыела. Бүген Ураза гаете көнендә без Аллаһы Тәгаләгә гыйбәдәт кылабыз, аннан тоткан уразаларыбызны, биргән зәкятләребезне һәм фитыр сәдакаларыбызны кабул итүен, гөнаһларыбызны кичерүен сорыйбыз, - диде ул.

Җыелучыларны изге теләкләр белән Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тәбрик итте. Вәгазь һәм тәбрикләүләрдән соң бәйрәм намазы башланды.

Бәйрәм намазы тәмам. Барысы да бер-берсен Ураза бәйрәме белән кул кысып тәбрикләделәр, сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев