ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һава шартларының начарлануы турында кисәтә
Җәмгыять

ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һава шартларының начарлануы турында кисәтә

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һава шартлары начарлануы турында кисәтә. Бу хакта ЮХИДИнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, шимбә, 24 мартта, кич юеш кар явачак һәм республика юлларында бозлавык булачагы фаразлана.

Юл-метеорология шартлары начарлану сәбәпле, ЮХИДИ идарәсе республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга торак пунктлардан еракка баруны кичектереп торырга киңәш итә. Машина йөртүчеләрнең игътибарлы һәм сак булуы, куркынычсыз тизлек белән хәрәкәт итүе сорала.

Фото: xn--80apfedmab8e4d.xn--p1ai


Нет комментариев