Баулылы Римма Яруллина милли ашлар пешерү осталыгын күрсәтте
Җәмгыять

Баулылы Римма Яруллина милли ашлар пешерү осталыгын күрсәтте

Райондашыбыз, “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина республикакүләм “Тәмле марафон"да катнашты. Берсеннән-берсе тәмле, милли ашларны пешереп, аларның фоторәсемнәрен социаль челтәрләрдә урнаштырып, пешерү рецептлары, ысуллары белән бүлеште.

– “Тәмле марафон" бишенче тапкыр узды, – ди Римма Яруллина. – Әлеге марафоны " Белем. Ру" оешмасы һәм “Татнетны үстерү фонды” җәмгыяте директоры Раил Гатауллин оештыра. Аның идеясе белән “Әдәби марафон”, “Сәламәт иртә” кебек халык яратып өлгергән марафоннар тормышка ашырыла.

Баулылы Римма Яруллина әлеге марафоннарның һәрберсендә актив катнаша. “Тәмле марафон" хакында да озаклап, “тәмле” итеп сөйләде ул.

– Баштагы елларда “Тәмле марафон" да, “Әдәби марафон” кебек үк, 21 көн дәвам итә иде, – ди Римма ханым. – Соңгы ике елда җиде көн дәвамында үткәрелде. Көн саен ризыкны пешереп, аның фотосы, рецепты белән бүлешергә кирәк. Быелгы марафонда һәр көн бер тема белән үтте. Мәсәлән, бер көнне — кайнар аш ризыклары, икенче көнне башка төрле ризыклар әзерләргә тиешсең. Шулай ук балалар өчен ризыклар, чәй өстәленә ризыклар пешерү осталыгын күрсәтергә туры килде. Марафонда барлыгы 39 кеше катнашкан, ә финал очрашуына 21 кеше килде. Безгә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Үзебез дә табынга һәрберебез тәмле ризыклар алып бардык. Милли ризыклардан тулып торган, мул табын артында сөйләшеп, серләшеп, ял иттек. Әлеге марафон чын мәгънәсендә тәҗрибә уртаклашу булды.

Марафонның никадәр тәмле булуы фоторәсемнәрдә чагыла.

Фото: Римма Яруллинаның шәхси архивыннан


Нет комментариев