Көннәр язга авышу белән, шәхси йортларда яшәүчеләр бакча мәшәкатьләренә чума. Бигрәк тә бәрәңге орлыгы сайлау, утырту, эшкәртү, уңышны корткычлардан саклау зур көч, тәҗрибә һәм белем таләп итә. Бәрәңге уңышын ничек яхшыртырга, бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләгән, бүгенге көндә “Россельхозцентр” җитәкчесе Наил Галиуллин үз киңәшләрен бирде.
Баулыда яшәүче Рәмзия һәм Җәүдәт Миңнехановлар бакча эше нечкәлекләре турында яхшы белә. Бүген алар авыл хуҗалыгы белгече белән берлектә бәрәңге хакында сөйләштеләр.
“Бәрәңгедән яхшы уңыш алыр өчен, иң беренче чиратта, утыртылачак орлыкка игътибар итәргә кирәк, – дип аңлатты Наил Галиуллин, бер орлыклык бәрәңгене кулына алып, урталайга бүлеп карап, – Күрүебезчә, бәрәңгенең тышы зарарланмаган, күзгә күренгән авыруы юк. Эчке яктагы кисемне карасак та, бәрәңге орлыгы сәламәт икәнен күрәбез. Бәрәңгене һава торышы уңай булып, туфрак 8-10 градус җылынгач утыртырга кирәк. Орлык бәрәңгесен тирән утыртырга кирәкми, иң яхшысы – 8-10 сантиметр тирәнлек. Бәрәңге орлыгына иң яхшысы – тавык йомыркасы зурлыгындагы бәрәңге. Әгәр дә эре була икән, зыян юк, ике-өч “күз”е калырлык итеп, берничәгә бүләргә була. Күзәнәкне ярып әзерлибез икән, аны агач көле белән эшкәртү яхшы нәтиҗә бирә”.
“Без ел саен орлыкка бәрәңгене алган вакытта ук сайлап алып калабыз. Бәрәңге дә тәрбия ярата, – ди Җәүдәт Миңнеханов. – Тирән утыртмаска кирәк. Бәрәңге йомшак туфрак ярата. Шуның өчен, без өч тапкыр яхшылап араларын эшкәртәбез. Әле техника заманы, уңайлы. Мотоблок белән эшлим. Бакчаның мәйданы зур түгел, ике сутый җирдән ел саен 120-130 чиләк бәрәңге уңышы алабыз”.
“Бәрәңге булса, халык тук инде. Без дә бәрәңге яратабыз, – дип сүзгә кушылды хуҗабикә Рәмзия ханым. – Бәрәңгедән төрле ризыклар пешереп, гаиләбезне, якыннарымны сыйлыйм. Бигрәк тә кыстыбый, өчпочмак, бәлеш, шәңгә, гади бәрәңге пюресы да яратабыз”.
Бәрәңге генә түгел, башка төрле яшелчә-җимешләрне дә үстерергә бик оста Миңнехановлар. Бүгенге көндә өй бүлмәләре тутырып помидор, татлы борыч, кәбестә үсентеләре утыра.
“Һәр әйбер тәрбия ярата инде, – ди Рәмзия ханым. – Бу үсентеләрне тиздән теплицага чыгарабыз. Әле анда яшел суган, сарымсак үсеп утыра. Шулай ук бакчада чәчәкләр үстерергә яратам”.
Бәрәңгедә нинди авырулар була, алардан ничек котылырга? Колорадо коңгызына каршы көрәш, утырткан бәрәңгене эшкәртү һәм Миңнехановлардан эре бәрәңге үстерү серләре, гомумән, бакча карау, бәрәңгедән пешерелгән шәңгә рецепты турында тулырак итеп Баулы телевидениесеннән карарга, “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга мөмкин булачак.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев