Баулыда туып-үскән йөгерешче Ринас Әхмәдиев 11 августта Берлинда җиңел атлетика буенча Европа чемпионатында катнашкан.
29 яшьлек спортчы, 5000 метрлы дистанцияне 13 минут 24,43 секундта узып, җиденче булып килгән. Ринас үз нәтиҗәсеннән канәгать калган, ул шәхси рекордын 11 секундка яхшырта алган.
Көз көне ул берничә чит ил стартында катнашырга планлаштыра.
Нет комментариев