Татарстанда бер бүлмәле фатир алу ничә ел эшләргә кирәк
Яңалыклар

Татарстанда бер бүлмәле фатир алу ничә ел эшләргә кирәк

Татарстанда икенчел базарда бер бүлмәле фатир сатып алу өчен, Татарстан кешесенә якынча 5,3 ел дәвамында бөтен хезмәт хакын туплап барырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га «Фатирлар дөньясы» сервисы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда уртача хезмәт хакы 103,5 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта икенчел торакта бер бүлмәле фатир уртача 6,6 млн сумга төшәчәк. Шуннан чыгып, аны туплау өчен хезмәт хакын 5 елдан артык җыеп барырга кирәк.

Барыннан да азрак вакыт буенча Магадан өлкәсе (2 ел), Чукотка (2,1) һәм Ямал-Ненец (2,5) автоном өлкәләрендә яшәүчеләргә бер бүлмәгә акча җыярга туры килә. Башкалардан начаррак хәлләр Севастопольдә (10,8), Дагыстанда (9,6), Кырымда (8,6) һәм Мәскәүдә (8,4).

Фото: татар-информ


Нет комментариев