Җиңү Парады репетицияләрен 18 апрельдән башлау планлаштырыла
Яңалыклар

Җиңү Парады репетицияләрен 18 апрельдән башлау планлаштырыла

Бу хакта аппарат киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

Шулай ук киңәшмәдә Җиңү көненең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары: 7 майда узачак шәһәрнең аскы өлешендә (Ватан яшьләр үзәге янындагы паркта) митинг, 8 майда авылларда узачак тантаналы митинглар, 9 майда Баулыда бәйрәм парады, "Үлемсез полк" йөреше, митинг, бәйрәм концерты һәм башка чаралар узачагын хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта Баулы районында Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт кеше яши.

Шулай ук 8 майда Баулыда Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика йөгереше планлаштырыла.

Фото: архив


Нет комментариев