Бүген Баулының үзәк “Гали” мәчете төзеп кулланылышка тапшыруга 30 ел. Шәһәребезнең күрке булган иман йорты бүген кунаклар кабул итте.
Мәҗлестә мөфти ярдәмчесе, “Мәрҗәни” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров һәм районның барлык имамнары катнашты. Чара барышында мәчет төзелү тарихы сөйләнде, эшләнгән эшләргә йомгак та ясалды.

Районның имам мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов җиткергән мәгълүмат буенча, мәчет төзүгә өлешләрен керткән кешеләр, шулай ук шәхсән зур эшләр башкарган Гали Газиз улы Ганиев рухларына догалар да укылган. Мәчеттә озак еллар халкыбызга хезмәт иткән Фәнур хәзрәт, Гөлсорур абыстай, Миләүшә һәм Фәүзия ханымнар, иминлек һәм тәртип саклаучыбыз Дамир әфәндегә Рәхмәт хатлары тапшырылган.
Нет комментариев