Көз айларына кереп, уңыш җыяр вакыт җиткәч, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең нинди генә төренә юлыкмыйсың! Төрле формада үскән бакча җимешләре фотоларын райондашларыбыз ел саен безнең редакциягә дә юллыйлар.
Исергәп авылында яшәүче Чулпановларда быел имән чикләвеген хәтерләтүче кабаклар үскән.
- Ел саен һәр яшелчә-җимешнең орлыгын үзебез ясыйбыз. Белмим, мондый кабаклар каян килеп чыккандырдыр, - ди балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Гөлназ Чулпанова. - Уңышның мондый формаларда үсүсенә кечкенә кызыбыз Самира бик сөенде. Туганнарыбызның кечкенә балаларына да сөенә-сөенә таратты шул кабакларны. Балалар бакчасында "Көзге уңыш" дип исемләнгән күргәзмә ясап куярга бик матурлар.
- Әнием белән бу кабакларның орлыкларын алабыз да, икенче елга тагын күп итеп утыртабыз. Бигрәк матурлар бит! Күп булгач, бергә укыган сыйныфташ кызларга да бирәчәкмен, - ди быел беренче сыйныфка укырга кергән Самира.
Нет комментариев