Баулыда мөселманнарның республика волейбол ярышлары үтә
Бүген Баулыда «Сэлам» кубогына республика мөхтәсибәтләре арасында волейбол ярышлары үтә. Анда Татарстанның тугыз районныннан килгән ун команда катнаша.
Әлеге ярышлар берничә ел элек мөхтәсибәт күләмендә оештырылган иде. Өч ел рәттән алар Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарын үз эченә алган казыят күләмендә ярышлар буларак үтсә, быел республикакүләм статусы алды. Бүген иртән Баулының спорт залында Әгерҗе, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә, Алабуга шәһәрләреннән һәм тирә-күрше районнардан спорт сөюче мөселманнар җыеды.
- Бу ярышларны, беренчедән, сәламәт яшәү рәвешенә багышлыйбыз. Икенчедән, мондый ярышлар кешеләрне дуслаштыра, туганлаштыра, - ди Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов.
Узган елны казыят беренчелегенә үткән ярышта Баулы командасы беренче урын алган иде. Баулылылар быел да сынатмаслар дияргә тулы нигез бар. Баулы командасында уйнаучы Радик Камалетдинов әйтүенчә, һәр шимбә көнне алар универсаль спорт залына күнегүләргә йөриләр, ярышларда катнашу тәҗрибәләре дә шактый.
Җирәбә буенча кайсы командалар кайда кем белән уйныйсын ачыклагач, мөхтәсибәтләр арасындагы волейбол ярышлары ике мәйданчыкта башланып китте: универсаль спорт залында һәм 2нче спорт мәктәбе залында. Җиңүчеләр кичен генә билгеле булачак, диделәр оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев