Узган атнада Татарстанда коронавирус йоктырудан авыручылар саны 8 процентка кимегән
Татарстанда узган атнада коронавирус йоктырудан авыручылар саны 8 процентка кимегән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган атнада кимү темплары – минус 8 процент. Кимү 21 февральдән башланды һәм акрынлап дәвам итә», – дип билгеләп үтте спикер.
Авыручылар санының кимүенә карамастан, коронавирус беркая да китмәде, дип искәртеп үтте Авдонина. Ул республика халкын саклык чараларын үтәргә һәм үз сәламәтлегенә сакчыл карарга чакырды.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев